Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Бик күп булса, бер уч...

Яңа шигырь.

Җәйләр үтеп бара инде, 
Калмады бит күп тә.
Җылысына һәм яменә
Август куя нокта. 
Күпме калды? Бөтенләй аз- 
Бик күп булса, бер уч.
Соңгы балкыш, соңгы нурлар, 
Ә табигать тыныч. 
Хушлашасы килми бер дә: 
Чәчәк, җиләк, һуш ис... 
Җәйдән көзгә сизмичә дә 
Кереп барабыз ич. 
Соңгы көннәрен себереп, 
Җәй яба ишеген. 
Рәхәте йөрәккә тулды 
Көшелдәй ишелеп. 
Күңелләр бай булса кышны
Җиңеп чыгу мөмкин.
Көзгә керү берни түгел, 
Җан җылысы мөһим!
Рүзия Камаева. 19.08.19

Х.Бадиков фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев