Әтнә таңы

Бозлы яңгыр ява

Газета укучыларыбыз журналист буларак белгән хезмәттәшебезнең якынлашып килүче юбилее уңаеннан иҗат җимешләрен сезгә тәкъдим итәбез.


Кемгә икән җәза?
Бозлы яңгыр ява....
Кемгә икән җәза–
Табигатьне җиңеп барган
Адәмгәме?!
Вакытында буйсынмаган,
Чишенмәгән, киенмәгән
Җиһангамы?!
Әллә ява-ява юк итмәкче
Каргышларны...
Төзәтмәкче ашыгып
Кылган ялгышларны..?
Яңгыр ява һаман,
Аптырый җан...
Ниләр көтә безне...
Кышмы? Ә ник яз?!
Сары яфрак ник
Коелмый агачларда..?
Кичә генә буран иде...
Табигатьнең көйсезлеге
Тәңгәл кебек адәмнәргә...
Кабул итә алмый күңел...–
Бозлы яңгыр ява!

Хыял идең!..
Өмет идең...
Сындың. Китек күңел...
Алып килгән язың – Буран!..
Туңды яшел чирәм
баш калкытмас борын.
Сулык-сулык сызам...
Син Наз идең...
Кышны эретә алган.
Гөрләвекләр уйды эзен...
Юл сапмады,
җуйды юлын көзен.
Хыял идең...
Мине сыендырган
шау чәчәкле җәйдә.
Җирне җылытырлык очкын
синнән иңде
кышкы суык айда...
Яз җылысы алдаганын
белә идем. Күндем.
Күңел төбе тирән –
анда сине күрдем.
Яктыртмакчы булдым...
Бер нурымнан көйдең...
Ә мин Кояш идем...

Реклама

Дәшмим
Яз кояшы көлә,
ә мин өшим...
Синнән искән җилләр
телеп-телеп өтә...
Өзмә җанның сүнми калган
бер өметен –
Көтсен!
Истә әле, онтылмаган
“Язгы җилләр – минем сулыш,
өметемне өзгән чакта
язлар китерергә булыш... –
Тырыш!”
Боерулы синең тавыш...
Өметләнеп эзли һаман-
сөю җитми аңа.
Адашыплар синең нәфес
тыпырчына җанда.
Кабаланма!
Кылдан нечкә өмет...
Якын килмә! Яратмагач
җаннар салкын.
Ә шулай да чакырасың...
Дәшмим!
Өзим әле синең җанның
соң өметен...
Көтсен...

Оныгым!
Яшьлегем агышы –
Гомернең барышы.
Картайган көнемдә-
мәхәббәт балкышы.
Нәселем дәвамы –
килеше, килбәте...
Гасырлар илчесе –
горурлык билгесе...
Өметем шатлыгы-
йөземнең аклыгы ...-
Улымның баласы!
Килә гел кочаклап аласы...
Сүтелә үткәнем:
ап-ак туй күлмәгем...
Тапканым, бакканым...
“Әни”, – дип тәү тапкыр
Сөенеп атлавы...
Уйларның иң агы,
Өметләр яп-якты.
Өйләнеп кайтуы-
Гомернең агуы...
“Әби”, – дип йөгерә
йөрәгем парәсе...
Оныгым күзендә –
минем күз карашы.

Язга илтәм!..
Салкын кышның зәһәр җиле
үтте инде җанга туры,
әрсезләнеп сүтте
хуҗа булып уйларымны.
Һәм өшетте баш бирмәгән
синле-синсез хисләремне:
әрдәнәләп өеп, мөһер сукты,
ялгышып та кагылмаслык итте.
Азсынды күк бу җәзаны:
эремәсен, диптер ахры,
боз сарае салып куйды.
Ябып куйды.
Карап тора бик канәгать -
шыксыз үзе...
Тоткынлыкта  – нәни бер хис
бәргәләнә,
әйтерсең лә, шыткан бөре.
Җылым өрәм,
өшетмичә язга илтү –
вөҗүдемнең  бар тәгъбире...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: