Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Булмас димә, дөнья бу

1 нче бүлек

Мансур Гилазович гомер буе югары постлы урыннарда эшләде. Соңгы дәрәҗәле эш урыны – завод директоры. Тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган, уңган, тырыш һәм намуслы Мансур Гилазовичны завод директоры итеп билгеләделәр. Шулай итеп ул гаиләсе белән Казан шәһәренә килеп урнашты. Зур пост биләүче кешеләр совет заманында да начар тормышта яшәмәде. Ә туксанынчы еллар ахырында аларның тормышлары бөтенләй җайланып китте. Шәһәр уртасыннан заманча төзелгән йортта ике катлы фатирда, ә ял көннәрендә шәһәр читендә Идел буенда урнашкан ике катлы коттеджда яшәде ул гаиләсе белән.
Мансур Гилазовичның гаиләсе мул тормышта гомер кичерде.
Тормыш иптәше Лидия бик сабыр, мөләем һәм йомшак холыклы ханым иде. Аның ерак бабасы немец булган. Ул бу турыда бик сөйләргә яратмый. Мансур Гилазовичка кияүгә чыккач ул хуҗабикә булып өйдә генә тора. Балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә. Балалары шәһәрнең иң яхшы гимназияләрендә белем ала. Үсеп җиткәч тә, югары белем алу алар өчен бернинди авырлык та тудырмый.
Кызының шәхси машина йөртүчесе бар. Ул аны кая кирәк шунда илтеп куя, кайчан кирәк шунда барып ала. Халык байлык, мул тормыш күрмәгән елларда да алар чит илләрдә ял итеп, руслар әйтмешли “в широкую ногу” яшиләр. Лидия ханым акчаның кайдан килеп киткәнен белми дә. Чөнки аларның һәрвакыт бөтен нәрсәләре дә була. Иренең тырышлыгы, булдыклылыгы гаиләне тулысынча тәэмин итеп торырга җитә.
Гомер генә бик тиз уза икән шул. Балалары үсеп буй җитә. Ләкин байларның балаларына да 90 нчы елларның шаукымы эләкми калмый. Кызлары Ирида чит телләр факультетын тәмамлап тәрҗемәче булып эшли башлый. Әтисеннән акыл һәм тырышлыкны, әнисеннән чибәрлекне алган кызга бик күпләрнең күзе төшеп йөри. Ирида егетләрне перчатка урынына гына алыштырып тора, ләкин кияүгә чыгарга уйламый да. Әти-әнисе кызлары белән күпме сөйләшеп карасалар да, нәтиҗәсе булмый. Ул әтисе алып биргән фатирда аерым яши башлый. Ирида ирекле тормышта яшәүне кулайрак күрә.


Утызга җитеп килүче кызларының шундый тормыш алып баруын ата-ана бик авыр кичерә. Оныклар турында уйларга да юк. Кызлары бары үзен генә ярата. Кызларын артык иркәләп эгоист итеп тәрбияләгәннәрен алар олыгайган көннәрендә генә аңлыйлар. Ләкин инде кирегә юл юк. Аларның бөтен өметләре улларында кала. Марсель дә үсеп җитә. Алар аны үзләренең бай танышларының кызына өйләндерербез дип уйлыйлар. Ләкин Марсель 19 яшь тулган көнне 18 яше дә тулмаган Софияне алып кайта. Тормышларында мондый борылыш көтмәгән әти-әнигә стресс була. Башта Софияне кабул итәргә теләмәсәләр дә улларына каршы килмиләр. Шулай итеп алар бер гаилә булып яшәп китәләр.
Гади гаиләдә үскән София бай тормышны күреп исе китә. Шундый зур пост тоткан Мансур Гилазович эштән кайткач бар савыт-сабаны да үзе юа торган була. София кайвакыт кухняга кереп бар эшне дә үзе эшлисе килә. Ләкин ярамый. Чөнки савыт-саба юу Мансур Гилазовичның эше икән. Ул аны башкаларга ышанып тапшырмый. Чөнки бу эш аның нервларын тынычландыра. Савыт-саба юганнан соң аның күңеле тынычланып кала. Көн буе җыелган бар начар энергитиканы ул шулай юып төшерергә ияләшкән була. Ә савыт-саба юылган булса, аның киресенчә ачуы чыга. Шуңа күрә савыт-саба юарга кем дә тотынмый бу гаиләдә. Шулай итеп беренче вакытта эшсез торырга өйрәнмәгән София вакытны ничек уздырырга белми азаплана.
Бер ел дигәндә аларның кечкенә кызлары туа һәм аларга әтиләре аерым фатир алып бирәләр. Яшьләр аерым тормыш белән яши башлыйлар. Олылар исә беренче оныклары тууга шундый шатлана. Яшь гаиләгә бар яктан да ярдәм итеп торалар. Алар янында мәш килүләре Иридага гына бик ошамый. Ул Софияне баштан ук яратмый. Сезнең акчагызга гына кызыгып кияүгә чыкты ул ди. Софияне яратмаса да, кызлары Элларины үз итә ул.
Шулай матур гына тынычланып яшәп ятканда, Ирида әти-әнисенә үзенең чираттагы яңалыгын җиткерә. Ул үзенең авырлы булуын, ә баланың әтисе булырга тиешле кешенең аңа өйләнергә теләмәвен хәбәр итә. Ирида баланы табарга карар кыла, чөнки утызга җитеп килүче кыз баласыз да калырга теләми. Әти-әнисе моны бик авыр кичерә. Аларның акыллы, уңган булган, чит илдән килүче җитәкчеләрнең тәрҗемәчесе булган кызларына өйләнергә теләмиләр. Бу аларның горурлыгын җиргә салып таптаган кебек була.

Айшанур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев