Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Чигү җебе белән чигеш салдым

Фәрдия Төхфәтуллина шигырьләрен укыганыгыз бар идеме? "Күңел чыңы" түгәрәге әле эзләп тапты аны...

Уйламыйсың...

Ризасызлык белән салкын бөркеп,
Йөрисең син ... авыр уйларың...
Нигә генә болай булды әле,
Язмышымның борма юллары.

Һич кенә дә ышандыра алмыйм,
Кире кайтмас шикле уеңнан...
Өзелеп бетте инде күңел җебе, 
Яралаудан гомер буена.

...Күңелдәге яра эзләренә,
Ис китәрлек, уйлап карасаң...
Тик шулай да яңалары авыр,
Күрер идең, әгәр күз салсаң...

Искеләрдән инде кан саркымый,
Җөй ясалган, зур- зур атламнан.
Чигү җебе белән чигеш салдым,
Күренмәслек итеп тастардан.

Син ясаган яра нинди төстә,
Эзләп тап та, уйла соңыннан...
Ул төстәге җепләр табылырмы,
Җан авазы белән сыкрасам...

Фәрдия Төхфәтуллина,

Күәм авылы 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев