Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Читлек интектерде...

Шигырь яратучылар өчен.

Билгесезлек.
Басып торам шом эчендә.
Бушлык.
Серле бар да.
Артык сәер тынлык.
Җил дә исми.
Кошлар карап оча күктән.
Үле авыл?..
Шөбһә тулы күзләр – тәрәзләрдә.
Хәбәр көтә бар да кәрәзләрдән...
... Ә бер нәни бөре
баш калкыткан язны күреп.
Җылы өрмәк була яңа туып.
Ә бит әле кичә генә
дөнья башка иде.
Бар да чыр-чу килеп
эшкә чаба, эштән кайта иде.
Көлә иде күзләр.
Шаян иде сүзләр.
Ә без!.. Ә без һаман
шулай булыр диеп уйлаганбыз.
Шөкер итү түгел,
кадерен дә аның белмәгәнбез.
Эштән арып кайту, аралашу
бәхет икән, ләса.
Бар да өйдә хәзер.
Кырын ята күпләр.
Уңай кебек үзе:
кәрәзләрдә – тормыш,
тәрәзләрдә – күзләр.
Өметсезлек.
Ирек кенә чикле.
Читлек интектерде.
Урам ялгыз бүген!..
Нәни бөре ята кар астында
Кояш көтеп.
Сүрия Мингатина,
16 апрель 2020

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев