Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

"Дуңгыз син", дип сүккән саен...

Яңа ел алдыннан бу шигырьне өйрәнсәк начар булмас.


КЕШЕ БУЛЫЙК!

Эт елына алмаш булып,
Кабан елы ашыга.
Юраган юш килә, диләр,
Юрыйк, әйдә, яхшыга.

Без яшәп күнеккән инде
Терек-терек элдереп.
Дуңгыз син, дип сүккән саен,
Танау белән җир сөреп.

Башны аска иеп йөрмик,
Мыркылдамыйк юк-барга...
Мөмкин ишәю ягыннан
Шул мәхлукка охшарга.

Елы шундый, дип акланмыйк
Кылган саен явызлык.
Кеше булып кала белик,
Котыртса да дуңгызлык.

Килсен, әйдә, Кабан елы
Төкле аягы белән.
Чыдам сырты, күндәм холкы,
Муллык-байлыгы белән.


Сания Әхмәтҗанова,

Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев