Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Елармын тавышсыз...

Шигырь сөючеләр, сезнең өчен

Мин сине сагындым...сулышың
җылысын тоялсам - елармын
тавышсыз, тын гына...тузанын
Үбәрмен син кайткан юлларның.

Мин сине сагындым...йөрәгем
Син диеп тибүдән туктармы?
Җанымны тырнаган үкенеч
күңелнең төпкелен актарды...

Актарды, айкады, давылы
җимерде өметем утарын...
Мин сине сагындым...чынлыкта,
хыяллар ялганга буталды.

Сагындым...сагынма дисәң дә,
Хисләрем ташкынын тыймамын!
Якыннан булмаса - ерактан,
үзеңне бер күрү - хыялым!
Мин сине сагындым, сагындым...

10.02.2019,

Фәридә Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев