Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Еларсыңмы?

"Күңел чыңы" түгәрәге иҗатчысы

Еларсыңмы? Җиде ятлар арасыннан 
Эзлим таныш чалымнарны. 
Мин сагынам…синең мине 
искә алган чагың бармы? 

Син дә каенны кочаклап 
Уйларыңа чумасыңмы? 
Күз алдыңа китер, минсез 
Таңнар атса чыдарсыңмы? 

Җәһәннәмгә олакты, дип 
Хәбәр килсә, еларсыңмы? 
Истәлеккә биргән алкаң 
(көмеш иде), кәһар, сынды. 

Еларсыңмы?! Юк, елама, 
Күз яшьләре дәлил түгел. 
Җаным белән сөя идем, 
Алкам түгел, сынды күңел… 

13.07.19 
Фәридә Хәсәнова, Яңа Әтнә авылы

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев