Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Гайбәт (Зөләйха Солтанова)

Бер борчусыз, тыныч кына яшәп яткан Фәниянең тормышы бер көндә төбе-тамыры белән үзгәрде дә куйды.

Авылларына Самат исемле чибәр егет кайтты. Һәм Фәния башын югалтып гашыйк булды. Артыннан йөрде, каравыллады, ул дип елады. Авылда бу хакта бөтен кеше белә инде, көлделәр генә. «Әнә, Фәния Саматны каравылларга китте тагын, бу үҗәт кызый үз дигәненә ирешми калмас», – диештеләр.

Кич клубта биюләр беткәч, Фәния янына килде Самат, кызны өенә кадәр озатты. Капка төбендә эскәмиядә утырдылар, ләкин егет кызга әрсезләнеп бәйләнә башлады. Фәния егетнең кулларыннан ычкынып, көчкә өенә кереп китте.

Ә иртәнгә авылда гайбәт таралып өлгерде. Имеш, Фәния Самат белән йоклап йөри икән... Алай гына да түгел, Фәниянең Саматка кадәр әллә ничә егете булган, имеш, ул егетләр дә иң кайнар мәхәббәт төннәрен Фәния белән уздырганнарын сөйләгәннәр икән...

«Кыз баланың намусы кыл өстендә, кылдан төшсә – ил өстендә» дип, белми әйтмәгәннәр икән. Бу имеш-мимешләрдән соң Фәниягә инде беркем ышанмады, хәтта әти-әнисе дә шикләнде. Өеннән дә чыгарга куркып яшәде Фәния.

Беркая кача да алмый инде ул. Самат белән сөйләшергә теләде, тик тегесе көлде генә. Кеше алдында хурга калдырды Фәнияне. «Нәрсә, ошап киттеме әллә? Тагын телисеңме?» – дип көлде егет.

Бөтен кеше алдында бит ул! Фәния озак елады, үрсәләнде, әмма күз яшьләре белән бернигә дә ярдәм итеп булмый шул.

Бары тик туган апасы гына ышанды Фәниягә.

«Борчылма, үскәнем. Барысы да онытылыр. Әле менә дигән егеткә кияүгә чыгачаксың, Алла боерса, сау-сәламәт балаларың да булыр. Вакыт узар, бу гайбәтләр дә онытылыр. Бары да булыр, боерган булса. Кайгырма, балам», –дип юатты сеңлесен.

Фәния көтте, әмма берни дә онытылмады шул. Эшендә дә чыш-пыш киләләр, аңа бармак төртеп күрсәтәләр. Ә инде клубка чыгу яки каядыр бару турында уйлый да алмады бичара кыз. Нәрсә булганын һич аңлый алмады Фәния. Аны авылда балачагыннан беләләр бит, ә монда күз күрмәгән бер яңа кеше әйткән начар сүзгә бөтенесе ышанды.

Берсендә Фәния эшеннән кайтып кергәндә, өйләрендә Мансур утыра иде. Мансур да – алар авылыннан, Фәниядән зуррак, бер тапкыр да өйләнмәгән ир-ат.

«Кызым, Мансур сине сорап килгән бит әле...» – диде әнисе Фәниягә.

Фәния бу көтелмәгән хәлдән бүлмәсенә кереп бикләнде дә күңеле бушанганчы елады. Беренче очраган кешегә кияүгә чыгармын дип, гомердә дә уйламады бит ул. Каршы килеп маташты Фәния, әмма әнисе авызын тиз япты аның: «Болай оятлы була торып, үзеңне кияүгә алырга теләүчеләр бер олау булып килер дисеңме әллә? Бер дигән ир-ат – кулы эш белә, эчми, азып-тузып йөрми. Алам дип торганына рәхмәт әйтеп, башыңны гына иеп торырлык, юньсез кыз!» – дип ачуланып ташлады әнисе.

Фәния әнисенә аңлатып карарга теләде, теге гайбәтләрнең чеп-чи ялган булуын әйтәсе килде. Тик кая ул, әнисе ишетмәде дә кызын.

Эх, башка вакыт булса, Фәния шул Мансурга кияүгә чыгарга ризалашыр идеме соң! Ризалашу түгел, борылып та карамас иде бит. Ул Фәниядән биш яшькә зуррак, ябык кына гәүдәле, җитмәсә, бер күз кабагы яртылаш йомылып тора. Фәния фикеренчә, бик ямьсез ир-ат ул. Әмма башка берәр егет аны кияүгә алмаска да мөмкин шул, әнисе дөрес әйтә...

Никахка кадәр Фәния көннәрен дә, төннәрен дә елап кына уздырды. Никахта булачак иренең күзләренә күтәрелеп карарга да куркып утырды. Ә барыннан да бигрәк зөфаф төненнән дер калтырап курыкты кыз. Әмма бернинди куркыныч нәрсә дә булмады. Кич яткач Мансур: «Курыкма», – дип кенә әйтте.

Һәм шуның белән шул. Фәния иртән уянуга, Мансур сыерларын савып бетергәч, сөтләрне сөзеп, ихатадагы эшләрне бетереп йөри иде. Фәния оялып куйды.

«Нишләп үзегез эшлисез инде? Хәзер мин хуҗабикә бит...» – диде Фәния.

«Юк, син – минем патшабикәм, хәзер һәркөнне шулай булыр», – дип елмайды Мансур.

Сүзендә торды Мансур. Көн саен Фәнияне сөендерергә тырышты. Әле печән чабарга киткән җиреннән кыр чәчәкләре, я җиләк җыеп кайта.

Фәния Мансурның мондый мөнәсәбәтен аңлап та җиткерми. Кайвакыт куркып та куя Фәния, әллә берәр нәрсә уйлап-ниятләп йөриме, Ходаем?

Берсендә куркыныч төш керде Фәниягә. Ул кыр буйлап йөгерә икән, алда Мансурны күрә, әмма кинәт кенә ире юкка чыкты, бары тик кап-кара чокыр гына калды. Фәния кычкыра, Мансурны чакыра... Шулай саташып уянып китте. Ә Мансур янында тәмләп йоклап ята. Иренең кулыннан сыйпады. Фәниянең кагылуыннан Мансур да уянып китте.

«Куркыныч төш кердеме әллә?» – дип сорады.

Фәния башын гына кагып куйды, куркуыннан сүз әйтерлек тә хәле юк иде аның.

Берничә атнадан соң Фәния балага узганын белде. Авылда, Фәниянең авырлы икәнен белгәч, күпләр Мансурны үртәргә кереште.

«Баланың кемнән икәнен беләсеңме соң, Мансур? Сиңа кадәр Фәния бөтен авыл белән дус булды бит, беркемгә дә «юк» димәде», – дип көлемсерәделәр.

«Кем турында әйткәнегезне белмим, әмма Фәния миңа намуслы кыз булып кияүгә чыкты. Тагын бер шушындый тузга язмаган сүз һәм гайбәт ишетсәм, белегез аны, кыйнап, борыннарыгызны сындырып кайтарырмын. Сез мине беләсез!» – дип бер генә әйтте Мансур.

Авылда Мансурның йодрык тәмен яхшы беләләр. Берәүнең дә артык башы юк. Берәр нәрсә әйтә икән, эшләми туктамый Мансур. Шуңа күрә авыл халкы шым булды, Мансур белән Фәния гаиләсе турында гайбәт сөйләргә курыктылар.

Инде Мансур белән Фәниянең өч баласы булгач, аларга кунакка теге Самат килде, исерек иде. Теге вакытта Фәния турында гайбәтләрне ул чыгарганын сөйләде. Ул вакытта Фәнияне озата киткәндә, дусларына:

«Әгәр Фәнияне үземнеке итмәсәм, исемем Самат булмасын!» – дип, кызны үзенеке итәргә вәгъдә икән булган икән.

Әмма Фәния бирешмәгәч, гайбәтләрне тараткан да инде. Шундый җентекләп, бөтен кеше ышанырлык итеп сөйләгән.

Халык Фәнияне мыскыл итә башлагач, аны жәлләгән, тик дөресен сөйләргә кыймаган, курыккан.

«Мин сиңа бик рәхмәтле, Самат. Әгәр син булмасаң, мәңге Мансурга кияүгә чыкмас идем, бәхетле дә булмас идем. Шулай булуы бик яхшы булган», – диде Фәния.

Ә Самат өйләнмәде, һаман эчә. Һәм бар кешегә дә Фәнияне яратуын, әмма аның башкага кияүгә чыгуын сөйләп йөри.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев