Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Гармунчыга

(Фарис Биккининга)

Зәңгәр күлмәк, ап-ак баян,
Килешеп тора йөзеңә.
Мыек астыннан көләсең,
Күз тимәсен үзеңә.
Синең йөгерек бармакларың
Йөзә гармун телендә.
Болай моңлы уйнауларың
Әсир итә күңелне.
Гармуныңны күтәргәнсең,
Хәрәкәтчән кулларың.
Синнән башка уздырмыйбыз
Авыл сабантуйларын.
Чәчләреңне тарагансың,
Йөзең һәрчак сөйкемле.
Күкрәгеңдә медалең дә
Балкый йолдыз шикелле.
Син уйнасаң моңлы көйләр,
Сыймас хәтта кырларга.
90да да язсын әле, синең белән
Сәхнәләрдә җырларга.
Көмеш төсле гармуннарың
Юлдаш булсын гомергә.
Халыкка моңнар таратып
Атла гомер үренә.
Ясминә Шакирова, Күшәр авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев