Гасырлардан килгән моңым бар
Раушан Садыйков, Иске Җогып авылы
Яшик әле, кул бирешеп
«Заманнар авыр», диеп
Еш кабатлап әйтәбез.
Моң-зарларны сөйли-сөйли,
Тупасланып бетәбез.
Нигә әле кайчакларда
Тәкәбберле йөзебез.
Күңелләрне җәрәхәтли
Авыр, ямьсез сүзебез.
Исәнләшми, игътибарсыз
Бик тиз узып китәбез.
Дөнья куып, әхлак сүзен
Онытып бетерәбез.
Эре генә, теләмичә
Сөйләшәбез үзара.
Нигә әле җаныбызны
Мәрхәмәтсезлек баса?
Яшик әле кул бирешеп
Дус булып, тату гына.
Тормышларның кадерен белеп,
Кояштай балкып кына!
“Татар моңым”
Мин татармын –
горурлыгым булган,
Гасырлардан килгән
моңым бар.
Ул моңнарда җаннарыма
сеңгән,
Әткәм-әнкәм биргән
җылым бар.
Бишекләрдә әнкәм назы белән
“Әлли-бәү”не миңа көйләгән.
“Туган тел”гә салып ул
моңнарны
Изге теләкләрен теләгән.
Бишектәге әнкәм моңнарына
Кушылдылар Тукай моңнары.
“Әллүки” һәм “Тәфтиләү”ләр
минем
Җаннарыма кереп уралды.
“Карурман”ны тыңлап
моңланганда
Сагышлана минем йөрәгем.
Халкым кичкән ачы
язмышлардан
Күзләремнән тама яшьләрем.
“Шахта” көен җырлый
татар егете,
Күңел түренә үтә моңнары.
Кемнең генә шулчак авыр
тормыш юлы
Күз алдына килеп узмады?
“Олы юлның тузаны”н җырлап,
Уздым озын тормыш юлларын.
Чакрымнарның калын
тузаны да,
Баса алмады сагыш-моңнарым.
Хатын-кызлар урак урды,
“Уракчы кыз”ны җырлап.
Кемнәр сокланмады
икән шулчак
Ул җырны туктап тыңлап.
“Су буйлап”ны тыңлап халкым
Моң дөньясында калды.
Авыр тормыш яраларын
Агым суларга салды.
Татар җыры, татар моңы –
Ул безнең тарихыбыз.
Үзгәртергә, югалтырга
Юктыр безнең хакыбыз.
Горурланып җырлыйк бергә
Моңлы татар көенә.
Дөнья халкын сокландырып
Татарстан иленә!
“Күршеләрем”
Гомер иткән күршеләрем
Сездән якын кемем бар?
Сезнең белән яшәү матур,
Сагышларга урын тар.
Күзләремнән яшь тамганда
Яшьләремне тыясыз.
Кайгыларым уртаклашып,
Ярдәм кулы сузасыз.
Йомыш чыкса йөгереп керәм
Ачып сезнең ишекне.
Сөенечләрем арталар
Күрсәм йөзләрегезне.
Күршеләрем ышаныч та,
Таяныч та тормышта.
Исән-имин булып кына
Яшәсеннәр тынычта!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев