Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Гүр иясе булган балакаем, ятар гүрдә, сулар эчендә

Сабыр булыйк

Кирәк димен үз-үземә бүген
Үз-үземне кулга алырга.
Калган балам белән
тормыш юлын
Тыныч кына итеп барырга.

Гүр иясе булган балакаем
Ятар гүрдә, сулар эчендә.
Син елама ана,
тукта булды.
Кайтарыплар булмый
берсен дә.

Тыныч кына ятсын
балакайлар
Кайтып борчымыйча
ананы.
Кузгалтмыйча барлык аналарның
Төзәлмәслек булган яраны.

Без аналар, барыбер сабыр булыйк
Барыбер түзик булган хәсрәткә.
Алар безнең шулай
кайгырганны
Сизәләрдер кебек ничек тә.

Венера Самикова,
Казак Үртәме авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев