Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Игелекле булсын сабыең

Балам! диеп Кулларына алып, И иркәли Ана баласын...

Балам! диеп
Кулларына алып,
И иркәли Ана баласын...
Күзләренә шатлык яше тула
Җылы назга төреп карашын.
Тәүфикъларын сора...
Ана кеше!
Игелекле булсын сабыең!
Көннәр узар җепкә төзелгәндәй
Буйга җитәр синең дә улың!
Буйга җиткәч бар да башка булыр
Башка булыр аның дөньясы.
Әллә нигә генә балаларга
Чит ят булып куя Анасы...
Яше кырыктан да узган юкса
Акыл дигән генә кермәгән
Бер кибеткә Ана белән улы
Киемнәргә диеп кергәннәр.
И йөгерде Ана ярар булып,
Кием салым сузды улына.
,,Ир кисәге ,,көзге каршысында
Сайлап торды модель урнына.
Матур сүзләр и яудырды гына
Ошатмады нидер ятмады...
Кибетче кыз салган киемнәрнең
Пакетын ук ертып ташлады.
Җый! диде ул усал тавыш белән
Ана кеше тиз -тиз иелде...
Кырык яше тулган баласының
Мыскылыннан сыкрап сыгылды.
Яшь тыгылды минем күзләремә
Тамагыма төер утырды
Түзәлмәдем..сабырлыгым бетте
Йөрәгемә авыр тоелды.
Аллакаем! мин дә әни кеше
Тәүфикъ сорап сиңа ялынам!
Әнием! дип торган балаларым
Читләшмәсен туры юлыннан!
Аллакаем! җирдә бер бала да
Аналарга явыз булмасын!
Онытмасын гомер биргән Ана
Иң кадерле, газиз буласын!
Ана өчен бала бала инде
Кырыктамы әллә илледә...
Җавап итеп бер каршы сүз дәшми
Тавыш чыгармады кибеттә.
ГӨЛФИЯ ШИҺАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев