«Ирем миңа акча жәлли...» (Зөләйха Солтанова)
Иремне «саран» дип әйтә алмыйм.
Үз фатирыбызда яшибез, минем дә үз машинам бар, суыткыч ризык белән һәрвакыт шыплап тулган, бөтен түләүләр вакытында түләнгән. Җитеш тормыш, тулы бәхет, ә мин монда елап утырам, диярсез. Әмма барысы да гади генә, җиңел генә түгел шул.
Ирем – бик прагматик кеше, ул акчаларны бары тик уңайлы уртак тормыш өчен генә тотарга әзер. Һәм һәрвакыт бөтен нәрсәне ул сайлый. Моны гади аңлата ул – мин эшлим, мин тапкан акча һәм аны нәрсәгә тотарга икәнен дә мин хәл итәм, ди. Шуңа күрә хатын-кыз «шатлыгы» өчен мин бөтенләй дә акча күрмим.
Бернинди маникюр, педикюр, үстерелгән керфек, кыйммәтле хушбуй, кием, туфли һәм сапоги, туннар юк. Кибеттә кызыгып карап йөрсәм генә инде. Көзге итекләремне дә өченче ел рәттән киям. Чәчәкләр һәм алка-муенсалар турында әйтеп тә тормыйм – ирем бүләк иткәннәрдән, бары тик балдак кына.
Ире акча эшли, яшәр җире бар, тамагы тук, өсте бөтен, ә моңа чәчәк кирәк, диярсез инде. Мин икенче балам белән декретта утырам, аның балаларга да мөнәсәбәте искиткеч, алар өчен үлеп тора, акча жәлләми. Әмма монда да аларга бөтен уенчыкны мин алам. Үземнең декрет акчаларына.
Мин декрет акчаларын да үземнең хатын-кыз кирәк-яракларына тота алмыйм. Шулай да әллә нигә бер күпмедер өлешен һичьюгы косметика, вак-төяк кием-салым алырга, дус кызларым белән сирәк кенә кафега барырга җыям. Дус кызларым белән ул сирәк кенә очрашулар – минем өчен шундый шатлык. Әмма шул ук вакытта матур итеп бизәнгән-ясанган, кыйммәтле киемнәр кигән дус кызларыма карау – минем өчен шундый зур җәза да.
Ирем белән бу турыда әллә ничә тапкыр сөйләшкәнем, хәтта кычкырышканым да булды. Ә аның – гел ниндидер яңа максат: менә, мәсәлән, бер ел эчендә яңа йорт алырга кирәк. Ә мин инде аны котым алынып көтеп торам, чөнки мәңге бетми торган ремонт башланачак. Ә бу – тагын яңа максатлар һәм акча тоту.
Миңа түгел, ә безнең уңайлы һәм бәхетле уртак тормышыбыз өчен. Бәхетлеме соң ул? Иремнән аерылып китәргә җыенмыйм, мин аны яратам, аның безне тәэмин итү өчен тырышып-тырышып эшләгәнен дә бик яхшы аңлыйм. Әмма минем дә матур киенәсем, маникюрны да өйдә түгел, ә салонга барып кешечә ясатасым, дус кызларым белән очрашасым килә. Миңа 33 яшь. Ә мин үземне әби кебек хис итәм. Бигрәк тә – болай да өч тиен торган тушьны яки иннекне ниндидер акция вакытында тагын да очсызгарак алырга тырышканда минутларда...
Әйе, ирем минем арттан йөргән барысы да булды: чәчәкләр, бүләкләр, кафе-ресторанга йөрүләр. Туй сәяхәтенә дә бардык, ә соңыннан ипотекага чумдык, ул бизнес белән шөгыльләнә башлады, мин балага уздым. Һәм менә йөклелектән соң безнең барысы да үзгәрде. Минем бөтен үтенечләремә, ә аннан соң шелтәләремә, тавыш чыгаруларыма җавабы һәрвакыт әзер: «Син болай да матур, юк-бар өчен акча туздырып йөрмә», – дип кенә җавап бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев