Әтнә таңы

Исәнме, әти!.. 

Суслонгердан кайткач...


(Туган нигезеннән егерме чакрым ераклыкта, сугыш вакытында оештырылган өйрәтү лагеренда, үзебезнең погонлы җитәкчеләр тарафыннан кыйнап үтерелгән Кави бабамның 5 яшендә калган кызы Мәдинә апага багышлыйм) 

Реклама


Тукта, җиһан! Бер минутка тын кал! 
Гасырларга сөйләр мизгелең. 
Ятим кызчык йөгерә урман буйлап, 
Адашмасын, күрсәт үз юлың. 
Һәр карыштан өмет итә күңеле, 
Һәр агачтан көтә җылы наз. 
Сиксәндәге бала өшеп тора, 
Әйтерсең лә, урман үзе баз. 
Тораташтай катып баскан әби, 
Кулларында китап – догадыр... 
Сиксәндәге кызчык карап тора, 
Кырыктагы әти кайдадыр. 
Биштәгесен тыеп булмый бер дә – 
Сабый чагы йөгерә - урман зур. 
Әтисенең эзен белгән кебек, 
Әтисенең йөзен күрә кебек - 
Бер ноктадан сибелә көлтә нур. 
Бар почмактан күзләр карап тора... 
Кайсы кайсын табар?! Бир бер ым, 
Кем уйлаган гомер көзләрендә, 
Кем уйлаган урман төпкелендә, 
Басып торырмын дип берүзем. 
Шушы җирне сыйпап дога укый, 
Шушы җирдә аның әтисе. 
Кадерлеләр ята бер хәбәрсез. 
Кадерлеләр!.. – нигә ятим сез? 

Гел әтисен көтте арба тартып, 
Черек бәрәңгеле ничә ел... 
Сиксән яшьлек йөгерер иде әле, 
Каршысына сузса әти кул. 
Сөртенер дә бер елаган булыр, 
Җанның әрнүләре беткәнче. 
Әтилеләр рәхәт чиккән чакта, 
Тормыш йөге басып киткән чакта, 
Җигелделәр хәлләр киткәнче... 

Ул әтисен тапты менә бүген, 
Бар шатлыгы аның шушы мүк. 
Күздән тамган яше көлә әнә, 
“Йәсиин” укый... – башка чара юк. 
Җирләр тетрәр бу шатлыкка, 
Адәм акылы шашар соңгы чик. 
Ата белән бала аңлашалар: 
Берсе –әби, берсе – күптән юк. 
Җитмеш биш ел әти көтеп узган! 
Җитмеш биш ел көткән Суслонгер. 
Һәр карышта әти күзен күрә, 
Һәр агачта – кочаклаган кул. 
(Елый бүген урман, син дә күр!..) 
Тукта, җиһан! Теркә бу мизгелне, 
Еллар үтә - үтә сөйләрсең. 
Онтылмыйлар шәһит киткән җаннар, 
Онтылмасын җирдә Суслонгер. 

Сүрия Мингатина

автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: