Әтнә таңы

Калырсың микән ятка

Лидия

Реклама


Кинәт кенә башы әйләнеп киткәнгә көчкә егылып китми калды Энҗе. Күз аллары караңгыланып, колак­лары шаулау аша баш миен бер генә уй бораулады – ”Ничек?”
Табигатьнең яшеллеккә кү­мелгән бер мәле иде бу. Дус кызлары әнә үлә язып имтиханнарга әзерләнәләр. Бернинди кайгылары да юк – әйтерсең, бөтен нәрсә бары тик шул имтиханнардан гына тора. Көне- төне күзләре китапта, нидер укыйлар, язып та куялар. Туктап үзара сөйләшеп, көлешеп  алалар. Кичләрен Ленин бакчасына чыгып, ял итеп керәләр. Җомга көннәрендә Камал теат­ры каршында “пятачок”ка барып, ут чыгарып бииләр. Әле берничә атна элек кенә Энҗе дә аларга кушылып укый, өйрәнә, алар белән бергәләп күңел ачарга йөри иде. Буш вакытларында күбрәк һинд кинолары карарга яратты ул. Андагы матурлык, төсләр байлыгы, җыр-бию, искиткеч пластика – болар барысы кызны әвереп алып, кионофильм геройлары янына алып кереп китә. Әнә ул да бии, нәкъ шулар кебек, ул – фильмның төп героинясы. Мәхәббәттән шашардай булып үзенә текәлгән күзләрне дә чамалый – алары Илнурныкы. Менә алар икесе бергә тау битендә җырлап йөриләр, ул арада аллы-гөлле чәчәкләр арасында... Куллар – кулда, күзләр – күздә... Менә аларны бер-бер артлы учак тирәли йөртәләр, муеннарында никах гөлләмәләре, Энҗе өрфиядәй җиңел саридан... Әнә әнисе маңгаена кызыл тап куя... Эх, хыяллар, хыяллар... бу хакта уйлагач, ирексездән күзләренә яшь килә аның. Ялгыш башланып китте аның сөюе. Юк, болай булырга тиеш түгел иде бит. Тиеш түгел иде...
Казан... Кемнәрне генә ымсындырмаган да, кемнәр өчен генә иң яраткан шәһәр булып калмаган икән ул. Шәһәрдә туып-үсүчеләр өчен ни дәрәҗәдә якындыр – анысы билгесез,  араларында төрлесе бардыр, якын күрүчеләре дә, бу шәһәрдән тизрәк качарга теләүчеләре дә, тик менә авылда туып-үскән Энҗе ишеләр өчен үрелеп буй җитмәс хыял кебегрәк иде ул. Әле мәктәптә укыганда ук шәһәргә китү турында хыялланды кыз. Башка яшьтәшләре кебек үк инде. Юк, авылны бик ярата ул. Яшел хәтфә чирәмен, киң урамнарын, су буйларын – һәр тыкрык, һәр почмак күңеле түрендә. Бакча артындагы каеннар күпме серен тыңламаган аның. Җырларына кушылып салмак кына шыбырдаган яфраклар тавышын әле дә ишетә кебек. Ә җәйге җылы яңгырлар өй түбәсенә кагылып үзенә бер ритмга шыбырдаганны ничек ярата иде ул?! Ачык тәрәзәдән саф һава өйгә ургыла, дымлы җил тәрәзә пәрдәләрен яратып сыйпап уза – ул мизгелләрдә бар җан сафлана, тирән сулыш алып яшәргә, бар киртәләрне дә җиңәрдәй булып яшьнәргә көч аласың. Кая китте ул чак? Кая югалды?
Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган кызның хыялы – югары белем алып, шәһәр җирендә яхшы эшкә урнашу иде шул. Авылда нәрсә калган? Әнисе белми әйтми инде, әйтү генә түгел – иртә-кич тукый – “Казан, Казан, Казан”... Ул Казанда ниләр көтеп торганын белсәме соң? Мәңге җибәрмәс иде, җибәрү түгел, авызын да ачтыртмас иде.
Тик нишләтәсең, терсәк якын да, тешләп кенә булмый шул.
Китте кыз. Авыл мәктәбендә алган төпле белеме аңа шәһәр кызларының да борынына чиер­теп, имтиханнарны бик яхшы билгеләренә тапшырып, беренче курска керергә мөмкинлек бирде. Хәер, кыз үзе дә имтиханнарга ныклап әзерләнде, абитуриент буларак махсус курсларга йөрде. Җан дусты – Гөлсуы белән дә шунда вакытта танышты. Ленин бакчасындагы тулай торакта бер этажда булды аларның бүлмәләре. Энҗене җитмәсә этаж буенча җаваплы итеп тә куйдылар. Кечерәк буйлы, үзе әйтмешли “почык борынлы”, сүзгә тапкыр Гөлсу баштарак бик дорфа тоелды аңа. “Матур кеше шундый инде – “блатной” була”, – дип артыннан әйтеп калган төртмә сүзләрен дә ишетмәмешкә салынды. Институтка бергәләп йөргәч, сөйләшмәс җирдән сөйләшеп китәсең. Җитмәсә, Гөлсу да нәкъ Энҗе кергән факультетны сайлаган. Гөлсуның сыйныфташы Җәүһәрия, Татарстанның иң ерак районнынан укырга керергә дип килгән Камилә – бик якын дусларга әйләнгәннәрен кызлар үзләре дә сизмичә калды.
Институтка керүе турында хәбәр итеп килгән кәгазьне кулына алган көнне дә бүгенгедәй хәтерли Энҗе. Ачып укыды да, бар ишегалдын яңгыратып “Әниии!” дип кычкырып җибәрде. И, куанышканнар иде ул чакта. Энҗе – “Казанга китәм” дип шатланса, әнисенең үз сөенече. Менә бит, аның – гади генә авыл хатынының кызы башкалага, бик мәртәбәлеләрдән саналган уку йортына керде. Ничек шатланмыйсың инде моңа? Сабыен беренче тапкыр кулларына алганда, юк, тагын да алданрак – йөрәге астында сабыеның беренче хәрәкәтләрен сизгән чакта тәүге тапкыр моңарчы беркайчан да тоймаган сәер халәт кичергән иде ул. Көтеп алган беренче улы – Риязы үлгәннән соң, табиблар бит аңа башка йөккә узмаска киңәш бирделәр. “Юкка өметләнмәгез дә, – бүтән бала таба алмаячаксыз”, – диеп кайтарды аны район хастаханәсе табибы. Шул сүзе белән бар хыял- өметләрен челпәрәмә китергән иде ул хатынның. Тик, туасы җан барыбер үзенекен итте, салкын кышның зәмһәрир төнендә кап-кара чәчле, зәп-зәңгәр күзле Энҗесе дөньяга аваз бирде. Ә Рифаты ничек куанган иде моңа?!  Нәни кызларын беренче тапкыр өйгә алып кайткан көнне күрсәгез сез аны. Тавык итеннән шулпасын өлгерткән, табынга өйдә ни бар – барысын чыгарып тезгән – катыгы да, бал белән кушып эшләнгән “бал мае”да, кәнфит-прәннеге дә – бар да мулдан.
Эх, язмыш диген син... Бер-берсе белән этле-мәчеле яшәп, тормышның бер ямен күрми гомер кичерә кайберәүләр.
 Ә монда? Дөнья түгәрәк, иске булса да торыр урыннары, ягып керергә мунчалары, сөт-каймак белән сыйларга сыерлары – кара син бу байлыкны? Гаиләләрен ямьләп кызлары Энҗе туды– яшәргә дә яшәргә иде дә бит... Бетмәс- төкәнмәс колхоз эше белән йөреп, төнлә генә кайтып ауган Рифатны таң белән уятып, кабат шәһәргә запчасть алып кайтырга чыгарып җибәргән рәисне мәңге гафу итә алмады Сания. Руль артында йок­лап китеп, фаҗигале рәвештә үлгән иренең гәүдәсен өйгә алып кергәндә дә, соңгы юлга әзерләп – юып, кәфенләгәндә дә берни белештермәде ул. Өйгә керде, кире чыкты – бар, әнә бит Рифаты, янында, ятып кына тора ул, ял итә. Юк, юк, бер җиргә китми, әле бит аларның бергәләп кызларын үстерәселәре бар. Өй идәннәрен алыштырырга дип алып кайтып куйган калын такталарны барлап килде, сыерын ашатты, чебешләренә җим сипте Сания – әйтерсең лә, бер ни булмаган, бар да элеккечә. Баш миенең бер почмагы гына никтер моның башка беркайчан да алай булмаячагын искәртеп, чигәләргә басып торса да, ул хакта бер дә уйлыйсы килмәде Саниянең. Энҗесе кайда соң әле? Ник күрше хатынының кулында ул? Нигә бар да моңсу? Нигә  күзләренә  күтәрелеп карамый соң берсе дә?
Капкаларны киереп ачып куйган ишегалдына берәм-берәм ир-атлар җыела башлады. Өйдән башта мәет юуу кирәк-яракларын чыгардылар. Соңрак мәрхүмнең үзен өйдән күтәреп алып чыктылар. Ишегалды уртасына куеп соңгы догалар укылды. Мулла абзый җыелган ир-атларга мәрхүмгә кагылышлы соңгы сорауларын бирде. “Яхшы кеше идеме?” Дәррәү: ”Бик яхшы кеше иде” дип җавапладылар. Менә мәет салынган носилканы күтәреп алдылар, ул кулдан-кулга күчеп, төп нигезенә таба юл алды. Шулчак Сания дә әллә нишләп китте. “Рифат” дип кычкырды ул җан ачысы белән. “Китмә!!!... Ташлап китмә!!! Мин нишләрмен синсез!!!” Хәлсезләнеп җиргә тезләнгән хатынның күзеннән аккан күз яшьләре тузан белән буталды, аңа ярдәмгә ашыккан күрше хатыннары көч- хәл белән ишегалдына алып кереп киттеләр үзен. Ике көн берни белештерми ятты хатын. Елый алмас дәрәҗәгә җитте, ыңгырашулары улауга әйләнде. Берни ашамады, эчмәде, бернидә гаме булмады. Ярый күрше-тирәләре бик яхшы иде, үзен дә бер минут ялгыз калдырмадылар, кызын да карадылар. Ире белән кызыннан башка бер якыны булмаган ятимә Санияне авылда кемдер бик җәлләде, кемдер исә “Киткән артыннан китеп булмый дип” гамьсез генә үткәреп җибәрде. Авыр, бик авыр иде Саниягә. Озын төннәрен кызын кочагына кысып, күз яшьләре белән каршылаган таңнары күп булды аның. Ярый шушы баласы булды. Көндезләрен эштә булуы да коткарды. Балалар бакчасы мөдире булып эшләгән хатын өчен эшендәге көндәлек мәшәкатьләр, сабыйлар шау-шуы үзе бер шифа иде. Кызын үзе беренче сыйныфка озата барды, кичләрен бергәләп дәрес хәзерләделәр, мәктәптә узган чараларга да бергә әзерләнделәр.
(Дәвамы бар).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: