Калырсың микән ятка2
(Дәвамы. Башы 30 санда)
Лидия
Кулы эш белгән Сания үзенә дә, кызына да матурдан матур күлмәкләр тегеп торды, озын кышкы кичләрдә бергәләп бәйләргә дә яраталар иде.
Әнә шулай кызының үсеп җитүен дә сизми калды ул. Гомере буе кызын укытып, шәһәрдә яшәтү турында хыялланды хатын. Бу авыл аны мәңгелек мәхәббәтеннән аерды, колхоз эше дип ире якты дөньядан китеп барды. Үпкә рәнҗүләрен күңел түрендә саклап яшәде шул хатын. Кызын берничек тә авылда калдырасы килмәде. Китсен, укысын, урнашсын. Аңа да авылда калып чиләнергә димәгән, бәхетен тапсын, гаиләсен корсын – әмма шәһәрдә генә булсын. Шәһәр кешесе, ни дисәң дә, дөньяның рәхәтендә яши. Таң тишегеннән күзен ертып ачып, мал-туары арасына чабасы юк. Җәе җитсә – бакчада чүп утап азапланасы, кышын – карын көрәп интегәсе юк. Аннан кала да мең төрле мәшәкате – печәнен җыеп, бәрәңгесен утыртып-алып, урам буйлап пычрак ерып йөрисе юк.
Авылда “аягың тыпырдамаса – авызың шапылдамас” дигән принцип белән яшиләр шул.
Шунсыз мөмкин дә түгел. Гомере буе үзе генә азапланган хатын кызына да андый язмышны бер дә теләмәде. Кызы әнисенең сүзеннән чыкмады, Аллага шөкер, әнә бит имтиханнарын тапшырып, укырга да кереп китте. Бала диеп янып яшәгән ана өчен моннан да зур сөенеч бармы?! Авыл кешесенең уендагы – телендә, хәзер, нәтиҗәләр чыгарырга гына тора. Ялгыз хатынга “Кая инде аның кызына, керә алмас ул!” – дип, шик белдерүчеләрнең сүзләре дә килеп ирешкәләде. Күрсәттеме кызы – керә алмасны! Шуңа да шатлыгы зурдан иде аның.
Энҗе исә бу көннәрдә үз дулкынында йөзде. Хыял канатларында ул инде, институт бетереп, белгеч булып эшкә килде. Үз фатиры, хәтта алачак машинасының төсенә кадәр күз алдына китерде. Илнурны да ул әнә шундый иләс-миләс килеп, укырга керү шатлыгыннан айный алмый йөргән көннәрдә очратты. Укулар башланырга берничә көн калып бара иде. Беренче курс студентларын тулай торак бүлмәсенә урнашу өчен ачкыч тапшырырга чакырып алдылар. Ачкыч алып, костелянша хатыннан урын-җир күтәреп алып менгән кыз баскычтан төшеп килгән егет белән маңгайга- маңгай бәрелеште. Тозлап-борычлап сүгәр өчен авызын ачкан кыз, башын күтәреп карады да, кисәк кенә кызарып чыкты. “Гафу итегез”, – каршында басып торган егет үзе бик чибәр, ә күзләре елмая иде. Ничек ачуланасың инде шуңа. Аны-моны дәшеп торырга оялган кыз, җәһәт кенә баскычтан өскә ашыкты. Бүлмәсенә кереп тиз генә ишекне бикләп куйгач, дус кызлары башта сәерсенеп карады. Ахырдан болай кылануына байтак кына үз-үзеннән көлеп тә йөрде әле. Әйтерсең, теге егет артыннан куып менгән. Ә соңрак, шул беренче тапкыр очрашкан көнне каргап, күз яшен койды.
Илнурны икенче көнне кабат очратты ул. Егет тә аны таныды. Төркем булып сөйләшеп торган җирдән, кызга карап, ваемсыз гына башын какты. Кызлар арасында иде ул, ә тегеләр егетнең авызына керердәй булып торалар. Карамаслык егет түгел иде шул. Озын буйлы, соргылт чәчле Илнурның гәүдәсе бик килешле, елмайганда бер як битендә чокыр кебек нәрсә хасыйл була. Калын иреннәр арасында – ап-ак тешләр. Кояшта янып каралган йөзенә алары бигрәк тә килешә. Ә күзләр... Соры күзләр... Тирән, серле күзләр...Очрашулар башта сирәгрәк булды. Көннән-көн бер-берсенә якынайдылар. Әнә шулай беренче курсны тәмамлап, имтиханнарны да тапшырдылар. Егет кыздан олырак, инде хәрби хезмәттә дә булырга өлгергән.Ул инде икенче курста иде. Җәен кыз үз авылына, егет үзе яшәгән күрше шәһәргә юл алды. Әллә нигә бер почта үзәгенә барып, почтамт аша шалтыратышкалап тордылар. Шул сирәк сөйләшүләрдән яшәү көче алып яшәде кыз. Егетнең кайчагында билгеләнгән вакытта килми калуларына да игътибар итмәскә тырышты Энҗе.
Яңа уку елы башланып китте. Очрашулар яңадан кабатланды. Яңа елларны бергәләп каршыладылар.
Көн артыннан көн узды.Киләчәктә үзен бары тик Илнур белән күз алдына китергән кыз көннәрнең берендә егет белән бер урын-җирдә уянды. Баштарак куркып, оялып калса да, мондый очрашуларга тиз ияләште ул. Уку да, авылда атна саен кызын сагынып көтеп торган әнисе дә арткы планга күчте. Бөтен дөньясы Илнур тирәсендә әйләнә иде аның. Егет кенә никтер ерагайды.
Әнә шундый көннәрнең берсендә үзенең авырлы булуын аңлады кыз. Институт поликлиникасында аның шик- шөбһәләрен раслады өлкән яшьтәге табибә ханым. Беренче авыры икәнен, аборт ясаткан очракта, нәтиҗәсе бик үкенечле булырга мөмкин икәнен бәйнә-бәйнә аңлатты. “Егетең беләме?” – табибәнең беренче соравы Энҗенең тамагына төер булып утырды. “Әти- әниең белән киңәшләшергә кирәк”, – диюенә, кыз үксеп елап җибәрде. “Әтием юк, әни генә. Ул белсә – урынга егылачак”... “Бер ни эшләп булмый. Әни әни инде ул. Баласын аннан башка кем аңласын”... “Әни”... ”Ничек итеп әйтим соң мин сиңа бу хәбәрне?” Ничек итеп күзләреңә карыйм?”
Тукта, әле бит бер ни дә билгеле түгел. Башта Илнур белән сөйләшеп карарга кирәк. Аның баласы бит. Башка берәү белән йөрмәгәнен, сафлыгын аңа бүләк иткәнен белә бит ул кызның. Өйләнешеп тә куярлар, бәлки. Аның баласы ятим булмас. Ярата бит аны Илнуры. Кыз ашыга-ашыга тулай торакка кайтты. Илнур яшәгән бүлмә ишеген кисәк кенә ачып җибәргән кыз, башта күзләренә ышанмый торды. Егет ялгыз түгел иде. Бар ихтыяр көчен йодрыгына җыеп, Энҗе үзендә: ”Илнур, бер минутка гына”, – дип әйтердәй көч тапты. “Хәзер”, – диде егет ваемсыз гына. Дөп-дөп итеп типкән йөрәк тавышы үзенә үк ишетелеп торды аның бу минутларда. Кыз үзен горур тотарга тырышса да, күз яшьләре – хыянәтчеләр, ике бите буйлап тәгәрәде. “Нәрсә иде?” Өзелеп яраткан Илнурының тавышы сәер тоелды. “Мин авырлы”. ”Котлыйм. Ә нигә миңа әйтәсең?” “Кемгә әйтим соң – әтисе син бит” – үзенә бик акрын тоелса да, җан ачысы белән әйтелгән бу сүзләре этаж коридорын яңгыратты. ”Тукта хәзер үк, авызыңны яп. Ни әйтсәң дә миңа барыбер. Балаң минеке түгел. Башка күземә күренәсе булма. Шантажларга уйласаң – мин чарасын табармын”... Аяк астындагы җир кинәт кенә убылып китеп, үзен упкынга очкандай тоелды Энҗегә.
Борын төбендә шапылдап ябылган ишек аша Илнурның җилкәсен генә күреп калды ул. Бу аларның соңгы күрешүләре иде. Горур кыз башка ялынып йөрмәде, тешен кысып булса да түзде. Укырга барырга да ояты җитмәде аның. Кыздагы үзгәрешләрне бары тик Гөлсуы гына белде. Авылга бергәләп кайттылар. Күзләре шешенеп беткән кызын күргән әнисенең йөрәге меңгә телгәләнде.
– Ни булды? – Юк, бер ни дә юк... Сания сораулы карашын Гөлсуга төбәде. Кыз күзләрен яшереп, башын түбән иде. Чәйләр эчеп, ашап алдылар. Энҗе белән Гөлсу һава суларга ишек алдына чыгып китте. Ана кешенең йөрәген шом басты. “Нәрсәдер булган. Энҗе генә әйтми. Гөлсуы белә – шуның аша эш йөртергә кирәк. Энҗе генә йоклап китсен – барысын да бәйнә-бәйнә сөйләтер Сания. Сөйләми генә карасын”. Тик үз дигәненә ирешә генә алмады. “Сания апа, сорама, әйтә алмыйм. Мин Энҗегә ант иттем” – күзләренә яшь тулган кыз шулай дип кенә җавап бирә алды.
Төне буе керфеген какмый чыкты ана кеше. Баласының саташып ыңгырашканына йөрәге дертләде, әллә ничә торып кызының өстендәге юрганын рәтләде. Бик чибәр иде аның Энҗесе – сызылып киткән кара кашлары, озын керфекле зур күзләре йөзенә ямь бирә. Уң як бит очындагы миңе тагын да сөйкемле итә үзен. “Эх, балакаем, нинди генә борчуларың бар икән синең миңа сөйләп булмый торган. Нигә ачмыйсың серләреңне газиз анаңа? Ничек кенә булмасын, мин сине ташламаячакмын, кыенлыкларга каршы бергә барырбыз, балам”... Ныклы карарга килгән ана урыныннан торып, аш-су бүлмәсенә юл алды. Чәен куеп җибәрде, суыткычны ачып йомырка алды. Газны кушып җибәрде. “Әни, мин укуымны ташлап кайттым”... Бүлмәгә килеп кергән Энҗенең сүзләре ананың өстенә салкын су койгандай тәэсир итте. ”Ни сөйлисең, кызым? Нигә?” “Мин авырлы, әни. Егетемә мин дә, балам да кирәк түгел. Артыннан йөрергә дә җыенмыйм. Мин баланы калдырырга уйладым. Син каршы килсәң, мин бу йорттан чыгып китәм”... Кыз әйтеп калыйм дигәндәй, сүзләрне тезде генә. Җайлы бирелмәде аңа боларны әнисенә әйтү, озак уйлады.
Әйткән һәр сүзе анасының йөрәгенә ук булып кадала барды. Юк, бу аның кызы, аның Энҗесе түгел. Аның кызы белән болай булырга тиеш түгел иде.
(Дәвамы бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев