Калырсың микән ятка
(Дәвамы. Башы 30, 31 санда)
Кисәк кенә агарып китте, еш- еш тын алырга кереште, артына ава башлады.
Гөлсу белән Сания тиз генә тотып алып, аны кроватька алып барып салдылар. Тиз генә салкын су белән битләрен юешләттеләр, изүен ачып җибәрделәр. Сания бер мәлгә куркып та китте. Аллам сакласын, кызы белән бер хәл була күрмәсен. Нишләр ул бердәнберен югалтса? Башыннан бер-бер артлы каршылыклы уйлар узды. Хатынны бер яктан бөтен авылга фаш булып, хурлыкка калу уе җанын өшетсә, икенче яктан, тиздән дәү әни булу шатлыгы рәхәт бер сөенеч бирде. Әй, ярар ла, каш ярылып – күз чыкмаган бит әле. Бер баланы гына үстермәскә алар. Бар да яхшы булыр, Алла боерса. Кеше сүзеннән куркып, баласыз да, оныксыз да калыр хәле юк әле. Сөйләрләр -сөйләрләр дә, туктарлар. “Балакаем, борчылма, сиңа борчылырга ярамый. Нинди китү ди ул”, – дип сөйләнә-сөйләнә кызының битләрен сыпырды ана. Янында Гөлсу бөтерелде, аның да җилкәләреннән тау төшкәндәй булды. Аңлады бит җан парәсен ана кеше, яхшылык белән хәл итте бу четерекле мәсьәләне. Кая барыр иде микән Энҗе, әгәр әнисе куып чыгарган булса? Ни көтәр иде аны? Соңгы берничә атнада кызларның икесенең дә уйлары әнә шул тирәдә чуалган иде. Аллага шөкер, Аллага шөкер.
Энҗе күзләрен ачуга иң беренче әнисенең ярату тулы күзләре белән очрашты. Аңа кисәк кенә шундый җылы, рәхәт булып китте. Әнисенең кулларыннан бөркелгән наз бала чакларын исенә төшерде. “Ничек син, кызым? Бераз хәл булмадымы? Әйдә, торып кара әле, чәйләп алыйк. Сиңа ике кеше өчен ашарга кирәк бит инде хәзер”.
Бергәләп чөкердәшеп чәй эчтеләр. Фикерләшеп, киңәшеп тә алдылар. Энҗенең бер дә авырлы килеш институтта күренеп йөрисе килми иде. Укуын дәвам итәргә ул аяк терәп каршы торды. Әмма киләчәктә, бала бераз аякка баскач укуга каршы түгел иде. Кызына ничек тә булса укуын ташламыйча, академик ял алырга кирәклеген кат-кат басым ясап әйтте әнисе. Калганын ул үзе хәл итәр. Әнә балалар бакчасында бер тәрбияче ярдәмчесе кирәк. Әлегә кызы шунда эшләп торыр. Ә нәрсә? Сабыйлар белән өйрәнә торсын. Аннан күз күрер. Укуын читтән торып та дәвам итәргә була бит. Урыслар әйтмешли, “на том и порешили”.
...Яртылаш ябык тәрәзә пәрдәләре аша төшкән кояш нурларыннан Энҗе кисәк кенә күзләрен ачып җибәрде.Бүлмәсе яп-якты булган. Тукта, сәгать ничә икән соң әле? Энҗе үрелә төшеп сәгатенә күз салды. Абау, соңга кала язган бит. Бүген иң яхшы укучыларын Казанга, бәйрәм чарасын алып барырга тиеш иде бит соң ул. Төне буе шуңа әзерләнде бит инде, югыйсә. Әле Илзатын да уятасы бар, аңа да мәктәпкә бит. Бүтән вакытта андый чакта әнисе эндәшә торган иде, ул да йоклый ахры, никтер уятмаган. Энҗе халат бавын бәйли- бәйли улы бүлмәсенә юнәлде. Үтеп китешли әнисе ягына да карап узды – әнисенең урыны буш иде. Димәк, ул инде торган.
Илзатны бер эндәшүдән генә торгызып булулары, ай-хай... Бер дәште, ике дәште Энҗе. Өченчесендә көчкә күзләрен ачты үсмер егет. Ул киерелеп-сузылып җылы урынында иркәләнеп калды, Энҗе юыну бүлмәсенә кереп китте. Ул арада әнисенең тавышы да ишетелде: ”Ай Алла, сәгатькә бөтенләй карамаганмын бит. Бакчада йөреп онытылып киткәнмен. Балалар, тордыгызмы сез?” – “Дәүәни, мин тордым”. Илзат яхшы белә, дәүәни алдында бик иркәләнеп ятып булмый, хәзер, юрганыңны өстерәп төшерергә дә күп сорамас. Әнисе кебек иркәләп тормый ул, аның талканы коры. Әмма әшәке усал түгел аның дәүәнисе, бик ярата ул аны. Кечерәк чакта, әнисе Казанга укырга киткән вакытларда гел бергә булдылар алар. Тик менә соңгы вакытларда гына кәефләре бик үк яхшыдан түгел дәүәнисенең. Бакчага чыгып китә дә, дөньяларын онытып йөри. Үз уйлары, үз дулкыны аның. Андый чакларда берәү белән дә сөйләшми, үз эченә бикләнә Сания. Их, беләсе иде шуның уйларын. Дәүәнисе авыргач, әнисе дә гел борчыла. Кайвакытларда күзендә яшь тә күренә. “Ни булды?” дип сорасаң, башын гына селки... Нидер бар инде монда, нидер бар...
Буй җитеп килгән улы киенеп өстәл янына килеп утыргач, Энҗе аннан күзләрен ала алмый торды. Кай арада үсеп җиткән соң аның бәгырь җимеше?! Буе әтисенә ошап озын буласы, инде Энҗене узып китеп бара. Иреннәре өстендә кара төкләр дә күренә башлаган түгелме соң? Эх, күрсен иде Илнур үзенең улын хәзер. Кемне ташлап киткәнен аңласын иде. Хәер, карынындагы баласы белән ташлап киткән егет өчен баштарак күп күз яше койса да, еллар узган саен аның сурәтен онытырга тырышып яшәде хатын.
Илнур белән очраштырган өчен язмышына үпкәләде, шул ук вакытта Илзаты өчен рәхмәтле дә иде ул аңа.
Алма бөртеге кебек малайлы итте бит ул аны. Әнисе теге чакта дөрес әйткән, авылда сүз берара кабарып алды да, оныттылар алар турында. Киресенчә, балалар бакчасында идән юып йөрүдән мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасарына кадәр күтәрелгән хатынның абруе авылдашлары арасында көннән-көн үсте генә. Белемле, тырыш укытучыны балалар да бик ярата иде. Әнисе гел янында булды, бер кайчан да ярдәменнән ташламады. Икәүләшеп өйләрне, йорт-кураны яңарттылар. Илнурлары да гел кул арасына кереп үсте, мал-туар, кош-корт асрагач, аның ярдәменнән башка булмый иде шул. Сания лаеклы ялга чыкканнан соң, яшелчә бакчасын киңәйтеп җибәрделәр. Ул күбрәк анда казынырга ярата. Авырып китеп кенә Энҗенең котын ала. Гел булмаса да, йөрәк өянәкләре ешаеп китте әле соңгы арада. “Берни турында уйлама, борчылма. Күбрәк ял итәргә тырыш”, – дип кызы ни үгетләсә дә, шул бакчасыннан башка тора алмый шул инде.
Башкала үзәгендә урнашкан фәнни институтка республиканың төрле районнарыннан, шәһәрләреннән килгән укучылар байтак иде бу көнне. Энҗе янында буш калган урынга ыспай гына киенгән, озын буйлы ир-ат килеп утырды. Мөлаем гына исәнләшкән бу ир-атны каядыр күргәне бар кебек тоелды хатынга. Эчке кичерешләре хакында уйланып утырырга вакыт юк иде, баш-аягы белән конференция эшенә чумды ул. Әмма ирдә кызыксыну уятканын күңеленең әллә кайсы почмагы белән тойды ул. Бу хис аны янәшә утырганда да, көндезге ашка буфетка чыгып кергәндә озата йөрде. Ир аны күз уңыннан ычкындырмады. Конференциянең беренче көне тәмам. Укучылар белән кунакханәгә юл алган Энҗенең кинәт телефоны шалтырады. Трубкада – фельдшер Рәзинә тавышы. “Энҗе, тиз генә кайтып җит, әниең авыраеп китте”. Бер кавым агарып киткән хатын әлеге дә баягы ир тавышына айнып китте: ”Сезгә ярдәм кирәкмиме?” Хатын башын күтәреп, яшьле күзләрен иргә төбәде. “Әнием начар. Миңа хәзер үк авылга кайтырга кирәк”. – Еракмы соң? – Илле километр. – Әйдәгез, мин сезне илтеп куям. Энҗе бу ят ирнең шулай ярдәмгә әзер булуын күреп, башта аптырабрак та калды. Кем икәнен дә белми бит ул аның. Хәер, зыялы-белемле булуы йөзенә чыккан. Тышкы кыяфәте белән бер дә начар кешегә ошаган кебек түгел. Әле бит бу вакытта Казаннан авылга кадәр кайда машина табасың? Ни булса шул, хатын ризалыгын белдереп, башын селкеде. Үзе белән килгән укытучыларга тиз генә хәлне аңлатып бирде. “Борчылма, исән сау кайтып җитегез”, – дип теләде алары.Ирнең затлы машинасы ерак куелмаган булган икән, ул арада килеп тә туктады. Юлга кузгалдылар.
– Бергә юлга чыктык, ә мин сезнең исемегезне дә белмим... Сүзне беренче булып ир башлады. – Энҗе мин. – Танышуыма бик шат. Илсур, – ирнең җылы учы Энҗенең бармакларын пешереп алгандай булды. – Мәктәптә эшлисез дип аңладым. – Әйе, укытам. Ә сез? – Мин Түбән Камада яшим һәм эшлим.
Бер-берсен беркайчан да белмәгән, әмма гомерләре буе берсен-берсе эзләп яшәгән бу ике зат арасында танышу әнә шулай башланып китте.
Әйе, әйе, Энҗе үзенең хыялында нәкъ менә Илсур кебек ирне йөртте бит.
Җитмәсә, ул ярдәмгә әзер, кече күңелле булып та чыкты. Ул вакытта Энҗеләрдә кунып киткән иде ир. Төнгә каршы булгач, чыгарып җибәрәсе итмәде. Җитмәсә, әнисен район хастаханәсенә илтәсе булды. Аллага шөкер, ярдәм вакытында күрсәтелде аңа. Шул көннән башланган аралашу башта дуслыкка әйләнде. Соңрак хисләре тирәнгәрәк китте. Атнага бер үк булмаса да, еш очрашып тордылар. Илсур вакыты булуга Энҗе янына, авылга ашыкты. Кыш үтеп, язга керделәр. Җәйгә дә күп калмады. Әнә шундый көннәрнең берендә Илсур хатынны гаиләсе белән таныштырырга теләвен белдерде. Әтисе белән әнисе олыгаеп барган улларының өйләнү теләген белеп алып, эшне тиз тотарга уйладылар. Булды инде, күпме буйдак булып йөрергә була. Яшьләй сөйгән кызы егетне көтми, кияүгә чыгып киткәч, бөтенләй беркайчан да өйләнмәскә сүз бирде ахры дип, бик борчылганнар иде. Менә бит, бәхете ачылырга тора егетнең. Ярар, баласы булса ни, сыяр анысы да. Бергәләп үстерешерләр. Олы уллары күптән өйләнгән, гаиләсе белән читтә тора.
(Дәвамы бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев