Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Калырсың микән ятка4

Лидия (Дәвамы. Башы 30, 31 32 санда)


 Илсурлары белән бергә яшәрләр, Алла боерса. Картайган көннәрендә килен рәхәте күрәселәре килә аларның да. Аннан соң, күптән онык­лар сөяселәре дә килә. Кызганыч, бүгенге көнгә кадәр ул бәхетне тоя алганнары юк. Олы киленнәре кая гына барып карамады, тик балалары була алмады шул. Гаеп кайсысындадыр, белмәссең. Шуңа да яшәүләренең дә бер рәте-чираты юк. Килен горур, баш имәс, уллары тагын, нигәдер бик мут булып чыкты. Әнә шулай этле-мәчеле яшәп яткан көннәре. Югыйсә, яшьләре дә бар бит инде. Бергә торуларының да рәте юк, аерым да яши алмыйлар. Газап инде бу, тормыш түгел...
Иртәдән сибәләп торган яңгыр, көндезгә чиләкләп коя ук башлады. Илсурның машинасында җылы, рәхәт... Барасы юл да бик озын. Энҗе бераз сөйләшеп барганнан соң, үз уйларына чумды. Ни көтә аны бу ят шәһәрдә? Ярый, Илсур ышанычлы ир, җил-яңгыр тидерер кебек түгел. Әмма... Күңеленең бер почмагы никтер тыныч түгел, нидер кымырҗыта – үзе дә аңлый алмый хатын. Әнә шулай бара торгач, йокымсырап та киткән кебек булды ул. Өне белән төше буталды – имеш, нәни чагы икән. Әтисе белән каядыр юлга чыкканнар. Энҗе киреләнә, бармаска тырыша. Ул арада кулын тартып алды да, артка йөгерде. Чытырманлык икән, күлмәкләренә тигәнәкләр ябышты. Кисәк кенә сөзәк яр буена килеп чыкты кыз. Тагын бер адым һәм... Көчле куллар аны күтәреп алганда, аста бик тирән упкын икәнен генә күреп алды. Ыңгырашкан тавышына үзе дә йокысыннан айнып китте. – Ни булды, нидән шулай курыктың? Илсур кулларына орынып куйды. Җылы, рәхәт иде аның куллары. Энҗе дә бераз тынычланып китте. Төш кенә бит, әнисе әйтмешли, яхшыга юрасаң – яхшы булыр.
Шәһәргә төш бераз авышкач килеп керделәр. Илсурлар үз йортлары белән, шәһәр читендәге бистәдә яшиләр иде. Зур, матур йортның тә­рәзәләрендә гөлләр күргәч, Энҗе җиңел сулап куйды. Гөлләр яраталар икән, димәк, начар кешеләр булмас. Әти- әни каршыларга дип, баскыч төбенә үк чыгып басканнар. – Исәнмесез, исән-сау кайтып җиттегезме? Әйдәгез- әйдә, эчкә үтегез дип, хатынга юл бирделәр. Өйнең эче дә тышы кебек бик күркәм иде. Илсурның әти-әниләре дә бик сөйкемлеләр, мөләем кешеләр икән. – Энҗе кызым, кулларыңны биредә юып ал да әйдә, табын артына рәхим ит. Илнурлар инде күптән биредә. Бергәләп ашап-эчеп алыйк. Аннан соң шәһәр карап керерсез. Кич – мунча, – дип  сөйләнә- сөйләнә әни кеше булачак килене янында бөтерелде.
“Илнур” исемен ишетүгә әллә нишләп китте Энҗе. Болай да тынгысызланып торган җанына шик кыйпылчыгы керде.
 Юктыр, шулай туры гына килгәндер. Табын артыннан телефонын тотып чыгып килгән Илнур белән кабат нәкъ теге вакыттагы кебек бәрелештеләр. “Исәнмесез”... Каралып китте ирнең йөзе. Таныды, ул да таныды! Энҗенең йөрәге дөп- дөп тибә башлады. Эх, белгән булсамы? Ике аягының берсен дә атламас иде бирегә. Ул арада Илсур аны җылы кочагына бөтереп алды. – Нәрсә, кызый, кемнән курыктың? Абый ул минем, дөресрәге безнең яшь арасы бер елдан аз гына артык. Абый дип йөртәм шулай да. Әйдә, әнинең ашы суына. Син аны бер генә ашап кара әле, андый тәмле токмачлы ашны бер җирдә дә ашаганың юктыр. Алар өстәл янына уздылар. Ничек тә сиздермәскә, белдермәскә – Энҗенең башында шул гына уй иде. Һәм тизрәк моннан китәргә. Илнур гына авызын ачмасын. Әти-әнисе алдында оят.
Ул арада бүлмәләрнең берсеннән алар яшендәге хатын чыгып утырды. “Алсу” – дип таныштырды ул үзен. Димәк, бу – аның каршында утырган, кызыл иренле, кызыл тырнаклы, табигый булмаган озын керфекле ханым – Илнурның хәләл җефете. Нык кына бизәнгән, артык ачык изүле күлмәк кигән Алсуны бераз җәлләп тә куйды Энҗе. Ничек шул таш бәгырь Илнур белән яши икән ул... “Ярар, анысы сиңа нигә, син үзеңне генә бел – ничек тә җаен тап, чыгып кит моннан ”Эчке тавышы бөтен өйгә ишетелгәндәй булды аңа... Тик ничек? Беренчедән, аштан олы түгел. Икенчедән, олы кешеләрне хафага салудан курыкты хатын. Табын акрынлап түгәрәкләнде. Әти белән әниләре дә чыгып утырды. Илнур да кереп үз урынын алды.
Ачылып китеп сөйләшә ал­мады инде берсе белән дә Энҗе. Нәрсә уйларга да белмәде. Киләчәген бу гаилә белән бәйләп күз алдына да китерә алуы авыр. Илсурга  ничек әйтергә? Дөресен сөйләсә- аңлармы ул аны? Әти-әниләре үзләренең оныклары барлыгын ничек кабул итәр? Илсур инде Илзат белән уртак тел табып та өлгергәннәр иде. Аларның бер-берсенә ошаган булуларын ничә тапкыр искәртте бит Энҗе! Тик бу хакта уйларга гына тырышмады. Илсур гаиләсе белән нык­лап кызыксынмады үзе дә, абыйсы бармы – бар. Исемен дә әйтми калмагандыр инде, никтер аңа да бер дә игътибар итмәгән.
Хатынның агарып киткән йөзен күреп, Илсур аңа бераз  ятып торырга киңәш итте, үз бүлмәсенә кертеп, урынга яткырды. Эх, белсә иде ул хатынның нинди утларда янганын. Юк, Илсур белән бер дә аерылышасы килми аның. Гомере буе көтеп алган яры бит ул аның. Тик менә Илнурның туганы булуы...
Энҗе бүлмәдән торып чыкканда, Илнурлар киткән иде инде. Әниләре Мәрьям белән бик тиз уртак тел таптылар. Бергәләп фотоальбомнар карадылар, малайларның кечкенә чакларында булган кызык хәлләрне сөйләгәндә, рәхәтләнеп көлде Энҗе. Тик менә икесенең ике характерда булуы гына Мәрьямне чын- чынлап борчый иде. Онык турында да бик хыяллана иде ул. Энҗедән Илзат турында бик тәфсилләп сорашты, укуы-кызыксынулары турында да сораулар бирде.
Икенче көнне юлда кайтканда да, аннан соңгы көннәрдә дә Энҗенең башында бер уй бөтерелде. Илсурга барысын да сөйләргәме-юкмы?
Сөйләсә – аңлармы? Максатлары җитди бит ирнең, ул күптән Энҗене үзенә кияүгә чыгарга кыстый. Әти-әниләре белән таныштыру да шуңа таба беренче адым иде.
Кызындагы үзгәрешләргә Сания дә игътибар итте. Үзенең дә кәефе бик шәптән булмаса да, кызы өчен борчылды ул. Белә Сания, көннәре санау­лы гына калып бара. Гомере буе эчендә җыелган үпкә-рәнҗешләре, толлык хәсрәте – барысы бергә бәгыренә таш булып җыелып барды шул. Әнә шул таш хәзер шешкә әйләнеп, җанын сыза. Белә, табиблар үзенә әйтмәсә дә, сизә хатын. Шуңарчы Энҗесен урнаштырып калдырасы иде тик. Илсур бик акыллы, булган ир. Ул Энҗегә ныклы таяныч, терәк булыр, Алла боерса. Әмма Энҗе генә аның әти-әниләре белән танышканнан бирле, икенче төрлерәк булып тора. Әллә берәр сүз белән рәнҗеттеләрме аның баласын?
Әйе, әнисенең хәлләре шәп­тән түгеллеген әйттеләр Эн­җегә. Күп булса бер ел вакыты калган дип тә әйттеләр. Баштарак бик кыен булды бу хакта уйлавы. Илсур һәрвакыт җылы сүзе белән дә, акыллы киңәшләре белән дә ярдәм итте. “Әниеңә тынычлык кирәк, борчыла күрмәсен. Берүк сиздермә, күз яшеңне күрсәтмә син аңа”, – дип киңәш бирде. Инде менә әнисе янына Илнур өчен тынгысызлануы килеп кушылды. Ничек булса – шул, Энҗе Илсурга барысын да сөйләп бирергә булды. Атна ахырын түземсезлек белән көтте ул.
Энҗенең әниләренә ошавына ихлас күңелдән куанды Илсур. Димәк, бик тиздән алар бергә булачаклар. Бары тик Илнурның саубуллашканда әйткән сәер җөмләсе генә колак төбеннән китмәде. “Уйлап бетер”, – диде ул аңа. Беренче тапкыр күргән кеше турында әйтелгән бу сүзләргә игътибар итмәскә тырышса, Энҗенең ”Безгә сөйләшергә кирәк”, – дип шалтыратуы ирне тагын да аптырашка салды. Ни турында сөйләшәсе? Нәрсә булган?
“Илзат – абыең Илнурның улы”. Энҗенең бу сүзләре Илсурны өнсез итте. “Ул миңа ышанмады, баланы үзенеке итеп танымады. Илзат әтисен үлгән дип белә. Калганын үзең хәл ит. Син ни дисәң – мин шуңа риза. Кичер”... Илсурга боларның барысын да аңлап, уйлап бетерергә вакыт кирәк иде. Ул машинасына чыгып утырды. Озак уйланды. Илзат – Илнурның бердәнбер улы. Әти-әнисенең күптән көткән оныгы. Ә икенче яктан, ни өчен ул аны башта ук кабул итмәгән? Нигә баласын ятим итеп, ташлап киткән? Бу хакта әтисе белән киңәшергә кирәк. Ул ни дияр икән. Әнисе генә белмәсен, әлегә. Болай да еларга гына тора.
Зур тизлектә машинасында китеп барган Илсур Энҗенең тәрәзә аша карап калган мөлдерәмә күзләрен күрмәде. Хатын өчен бу мизгелдә бар да беткән кебек иде. Инде бер тапкыр ташладылар бит аны, ник соң кабатлана бу язмыш? Ни гае­бе бар аның? Ул бит бары тик бәхетле генә булырга теләде...
Берничә көн билгесезлектә узды. Энҗе телефонын кулыннан төшермәде, ятса да, торса да, сөйгәненең шалтыратуын көтте. Хәзер инде ул бар нәрсәгә әзер иде. бары тик шалтыратсын гына, бары тик бер тапкыр – соңгы булса- булсын – Илсурның тавышын гына ишетәсе иде.
(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев