Калырсың микән ятка
Ахыры.
Илсур уйламаганда шалтыратты.
– Әти белән сөйләштек. Абый белән дә бик җитди сөйләшү булды. Син борчылма, безнең гаиләдән сиңа берәү дә каты бәрелмәс. Мин кайтам шушы көннәрдә, калганын шунда сөйләшеп бетерербез, – диде ул. Тавышы үзгә иде Илсурның. Сөйләшеп бетерербез дигәне нәрсә дигән сүз икән инде. Әллә араларны өзмәкче буламы? Энҗенең башы уйлардан тубалга әйләнде.
Илсур озак көттермәде. Аның әйткән сүзләрен Энҗе башта кабул итә алмый интекте.
– Илнур баласын үзенеке итеп кабул итәргә риза. Әти- әниләр, беләсең, моңа бик шат кына. Түземсезлек белән оныклары белән очрашу көтәләр. Алсу боларны белгәч, аерылышырга гариза биргән. Син уйла яхшылап, сезнең уртак балагыз бар... Мин сезгә киртә булмаячакмын...
Нәрсә ди ул, ни сөйли? Кайчандыр үзеннән, улыннан баш тарткан Илнур белән бергә булырга? Ничек? Юк, бу мөмкин түгел. Бала хакына, диме...
Энҗенең күз алдыннан Илнурны беренче тапкыр күргән мизгелләре узды. Бәхетле, рәхәт дип санаган ул көннәр турындагы хәтирәләрен хатын күңеленең бер почмагында бикләп саклады. Әмма искә алырга гына бик курка иде. Чыннан да, ә бәлки...
Ике арада булган шушы елларны онытырга да, кабат яшьлеккә кайтыргадыр. Бәхетле иде бит ул Илнур белән.
Шул бәхетле чакларның ахырын гына сызып атасы иде дә бит. Хәер, алай да булмый. Яхшымы начармы, ул бит аңа Илзатны бүләк итте. Улы булу үзе зур бәхет түгелме соң?
Очраштылар, аңлаштылар. Илзат һич уйламаганда шундый гаиләсе килеп чыгуга башта аптырабрак калса да, соңыннан ияләште. Илнур белән алар әйтерсең кичә генә аерылышканнар. Ә охшашлыкларын күрсәң. Бу икесе бергә басып торганда бигрәк тә нык сизелә иде. Әти-әниләре дә куанып бетә алмады, менә бит, күктән төшкән бәхет. Көтмәгәндә-уйламаганда...
Илнурның күзләрендә үзенә карата элекке кебек үк булмаса да, үзгә бер җылылык тоеп хатын коелып төште. Әллә соң хисләре үлмәде микән. – Мин аерылышам, – диде Илнур, хатынның күзләренә туры карамыйча. Илзатка фамилиямне бирәм. Гафу ит мин юләрне. Чык миңа кияүгә, бергә яшик... Эх, күпме көткән иде бит ул бу сүзләрне. Ничә еллар, ничә айлар... Күпме йокысыз төннәр, кояшлы булса да, күзенә дөм караңгы булып тоелган көннәр... Энҗе әнә шулай ике ут арасында калды.
Бер якта – хатын өчен бик якын кешегә әйләнгән Илсур булса, икенче якта – кайчандыр аны кабул итмәгән Илнур. Әмма Илзат улы да шул якта. Нишләргә соң, нишләргә? Илсур да әллә ничек ерагайды. Белә, сизә Энҗе, аның бер ымлавы җитә, шунда ук янында булачак ул. Энҗенең икесенең берсен сайлавын көтә. “Киртә булмыйм”, – диде бит.
Әйе, Илсурга да бик рәхәт түгел иде. Яратты ул Энҗене. Акыллы, чибәр, нәзәкәтле бу хатын аның җанын актарып ташлады, “Бүтән мәңге” дигән антларын оныттырып, кабат чын хисләр утында янарга мәҗбүр итте. Юк, җавапсыз түгел иде Илсурның мәхәббәте, Энҗенең ихласлыгын белә иде ир. Кем уйлаган шулай килеп чыгар дип. Әтисе дә, әнисе дә Илнур белән Энҗенең бергә булуына каршы килмәвен үтенделәр. Үтенү генә түгел таләп иттеләр. Уйлады, бик күп уйлады Илсур. Һәм ныклы бер карарга килде. Алар янында яши алмас иде инде ул. Абыйсын белә – гомер буе Энҗене үзеннән көнләшеп, болай да моңарчы сагышта яшәгән хатынның тормышын тәмугка әйләндерергә юл куя алмый Илсур. Артык ярата шул ул Энҗене... Шуңа да аңа бер юл – китәргә, моннан бик еракка китәргә.
Энҗе күңеле нидер сизенгәндәй кире туган авылына ашыкты. Бу юлы инде аны Илнур үзе кайтарды. Илзат әлегә яңа туганнары янында калды. Икесен бер машинада күрү Илсур өчен бик авыр иде, ул озатырга чыккан җирдән кире өйгә ашыкты. Үз-үзенә урын таба алмады.
Ят ир белән кайтып кергән Энҗене күргәч Сания әллә нишләп китте. Кичкә таба бөтенләй урынга ук ауды. Хәле авырайганнан авырайды. “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга туры килде. Алып китер алдыннан кызын ымлап кына янына чакырды да, иреннәрен көчкә селкетеп: “Син Илсур белән бергә булырга тиеш. Бары тик Илсур, онытма. Риза-бәхиллегем юк”, – диде. Әнисенең хәлен күреп җаны өзгәләнгән хатынның шул мизгелдә күз аллары ачылып киткәндәй булды. Әйе, әйе, Илсур белән генә. Бары тик аның белән генә бәхетле була ала ул. Алсу белән Илнур арасына кереп, мәңге тыныч яши алмас. Ничек моңарчы шуны аңламады соң???
Әнә шулай итеп әнисенең әйткән сүзләре бу өч почмаклы, юк, хәтта дүрт почмаклы төеннең чишелеше булды. Барысы бергә утырып уйлаштылар. Энҗе үзенең Илсур белән калачагын әйтте. Әнисе үзе исән чагында моның дөрестән дә шулай булачагын күрәсе килде. Соңгы көчен җыеп кызының никахында утырды ана. Бердәнбер кызының иң бәхетле мизгелләрен уртаклашты да, озак та узмый бакыйлыкка күчте.
Илнур белән Алсу кабат бергә яши башладылар. Илзат уллары бу гаиләгә шатлык алып килде. Алсу аны үзенең дә улы итеп кабул итте. Энҗе каршы килмәде, Алсу барыбер үзенчә җәл иде аңа. Авылдагы өйне ташламадылар, еш кайтып йөрделәр. Илзат шәһәр мәктәбенә күчте. Бөтенесе өчен дә бик кадерле булудан яшүсмер башта читенсенсә дә, соңрак ияләште тагын. Әнисен – “әни” дип йөртсә, Алсу апасына – “Алсу әни” дип эндәште. Алсу моңа чиксез шат иде. Илнур белән аралары да якынаеп китте.
Ирне әйтерсең лә алыштырып куйдылар, ул хатынына икенче күзлектән карый башлады дисәң дә була. Ә иң кызыгы – Алсу авырга узды. Монысы инде сөенеч өстенә сөенеч булды. Наз, ярату җитмәгән булган аңа, күрәсең. Тагын бер серне әйтеп үтим. Илсур белән Энҗе дә бәби көтәләр.
Әнә шулай, күпме еллар узгач, берсе әтиле, берсе уллы, тагын ике кеше дәүәни һәм дәүәти булган бу гаилә бүгенге көндә бәхетле булып, матур гына бергә-бергә гомер кичерә.
Үпкәләрне алып ташлап, ачуларны онытып, бер-берсен гафу итеп, яңа баштан тормыш башлаганнары өчен монысы инде Аллаһы Тәгаләнең олы бүләге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев