Ай һәм Кояш киселешкән нокта.
Дөньяларның эңгер-меңгер мәле…
Кемгә сөйлим йөрәк серләремне?!
Кемгә хаҗәт хәзер кемнең хәле…

Җилнең җиңе кагылса да җанга
Җилгә китәр ут-ялкыннар кабып.
Яшим шулай. Зәңгәр күзләремә
Бәхет дигән затлы сөрмә ягып!..

Реклама

Шул сөрмәгә сөрлегүеңме соң?!
Синең караш атлый эзләремнән.
Ярсу көтү. Һәм ышыклау җилне
Яшь тамганда яшен күзләреннән!..

Синең җылы эзләп йөрүеңдер.
Ябын минем җанның бишмәтен.
Үзе бер моң әрнү кайтавазың:
«Ә син мине әллә нишләттең!..»

Эльмира Җәлилова.