Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Ахирәткә илтмә, кирәкми

Фәрхәт СӘГЪДИЕВ, Түбән Шашы авылы

Бөек Раббым кеше затын җирдә
Ашыгучан итеп яраткан.
Гамәлләрне һәм дә тереклекне
Капма-каршы, парлы яраткан.
Мин ашыктым, сабыр итмәдем шул,
Авыр сүзләр әйттем, түзмәдем.
Рәнҗеттем дә сине, менә бүген
Үз өстемә гөнаһ йөкләдем.
Кичерә алсаң син, кичер мине!
Җанны телә әйткән сүзләрем.
Тәүбә иттем һәм дә өмет итәм,
Кичерерсең, бәлки, безләрне?
Бәндә белән бәндә арасында
Булган хакны Раббым төзәтми.
Синең хакны киметкәнмен, беләм,
Ахирәткә илтмә, кирәкми.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев