Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Ходай бүләге

Шигърият

Ходай бүләге
Күпме калган, күпме бирелгәнен
Беркем белми яшәү гөленең.
Бары Ходай гына белеп тора
Озынлыгын булган гомернең.

Маңгайларыбызга күпме язган
Беркем күрми Ходай бүләген.
Ничек язган, шулай кабул итсәк
Ходай үзе бирер терәген.

Баскыч төбендәге картлыгыбыз
Ишек шакый, тели керергә.
Төкле аягың белән генә кер дип
Безгә бары башны ияргә.

Гомер узган, тазалыклар тузган.
Ходай бирсен җиңел картлыкны.
Барчабызга газизләре белән
Калган гомер булсын шатлыклы.
***
Ничек итеп язам, шулай уйлыйм
Чын йөрәктән ташый шигерем
Сезнең өчен эчке хисләремне
Раббым, Ходай диеп белдердем

Кемгә Раббым, кемгә Ходай
Бәлки кайсыбызга Аллахы
Тик шул йөрәгебез түрләрендә
Иман, кыйбла безгә юл ачты

Кыйблаларга карап, дога кылып
Изге ният безнен йөрәктә
Кайсыларыбыз ничек булдыра бит
Иман шулай килә йөрәккә

Мин сүзләрне халык теле белән
Кайнар йөрәгемнән чыгарам
Мине Раббым шулай яраткан бит
Шулай тәрбия биргән җир анам

Мин, язучы эшмәкәр түгелмен
Нәп-нәни авылдан бер хатын
Йөрәгемнән кайгы ташый башлап
Бар җиһанга шуны бушаттым

Укысагыз мин башымны иям
Рәхмәт сүзе яңырый телләрдә
Әлегә минем хисләр чәчәк ата
Тик шиңәргә мөмкин гөлдәр дә
Венера Самикова, Казак Үртәме авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев