Этнэ таны

Килгән иде сөю

Рүзиянең яңа шигырен укыгыз әле

Бар иде Ул- Олы Сөю. Килгән иде. 
Җан кошыма талмас канат биргән иде.
Күңелемнең иң караңгы почмагына 
Нурлар сибәр якты кояш элгән иде. 

Килгән иде... Җанымдагы шау бозлыкның 
Түбәсендә кайнар чишмә типкән иде, 
Гөрләвеге үзәненә агып төшеп, 
Болыннарын шау чәчәкле иткән иде. 

Килгән иде... -Һич тә китмәс,- дигән идем. 
Андый Сөю Җанны мәхрүм итмәс иде...
-Күкләр бүләге- илаһи Могҗизага 
Минем генә җанның чиге җитмәс!- дидем...
Җибәрдем!!!


Рүзия Камаева.

Реклама

09.07.18

Фото: https://pixabay.com/en/rose-red-rose-blossom-bloom-3506327/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: