Этнэ таны

...Котылды арыган ике җан

Гөлүсәнең яңа шигыре.

Күпер 
Төн ката суынып өлгергән 
Күпердә очраклы очраштык. 
Яшәүдән алҗыган ике җан - 
Үзара никадәр охшашлык! 

Төбәлдек дәрьяга - ә анда 
Җан сорап, дулкыннар шашына. 
Таш булып түбәнгә атыл да 
Котылып, күкләргә аш кына! 

Онытып, кемнеңдер өйләрдә 
Үзәге өзелеп көткәнен. 
Киләчәк юк икән - ник кирәк 
Хәтердә булуы үткәннең? 

Соң адым, соң сулыш, соңгы төн 
Иде лә бер мизгел элегрәк! 
Яшәүдән алҗыган җаннарда 
Яшәргә ашкынды пар йөрәк. 

Түбәндә кайнады чоңгыллар 
Табышсыз сунарчы хәлендә. 
Күзләрдә кабынган ни соң ул, 
Соң дәрман сүнгәндә тәнеңдә? 

...Котылды арыган ике җан - 
Нокталар әйләнде өтергә. 
Бер тында дөньяны үзгәртте 
Очраклы очрашу күпердә. 
10.07.2018 
Гөлүсә Батталова

Реклама

Фото:https://pixabay.com/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: