Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Күшәрем

Рүзия Камаева, Күшәр авылы

Күшәрем Гасырлардай чал авылым Күшәр- Тиңсез гүзәл туган якларым, Җаннарымның тыелгысыз ярсып Сиңа томырылган чаклары. Игенчеңдәй гади, ихлас җанлы, Тыйнак елмаюлы, сабыр син, И, Күшәрем, һәр тыкрыгың саен Риваятьләр тулы авыл син. Урман- кырлар мине үзенә тарта, Диңгезләре торсын кырыйда, Әйләнәм дә кабат сиңа кайтам, Куйныңа сыенам сабыйдай. Чын ихластан әйтәм "Яратам!"- дип, Әнкәм кебек, изге җирем син. Йөрәк түрләремнән ургып чыккан Рәхмәтләрем тулы җырым син!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев