Кырык бердә туган балалар без
(сугыш елы балаларына багышлыйм)
Кырык бердә туган балаларның,
Ачы булган икән язмышы.
Әткәйләр дә яу кырына киткәч,
Өстәлгәндер сугыш сагышы.
Үлгән хәбәрләрен ишетүгә,
Шомлы сүзләр йөргән һәр өйдә.
Әнкәйләр дә сулып калган хәтта,
Бирешмәгән, түзгән бер көйдә...
Әнкәйләрнең урак уруларын,
Карап яттык инде арбада.
Килүләрен зарыгып көтә идек,
Еламадык ялгыз калганда.
Кабык арбаларда биләүләнеп,
Озак яталмадык кинәнеп.
Җиргә төштек, йөгереп тә киттек,
Еламадык, тордык көйләнеп.
Иртә яздан ялан аяк җирдә,
Черек бәрәңгеләр эзлибез.
Әгәр күбрәк табып кайта алсак,
Ул чагында кайгы сизмибез.
Эчтә бүре улый күп көннәрдә,
Кайчак казанда сыек өйрә.
Нужа бабай йөртте басуга да,
Башак җыйдык калган җирдә.
Ул елларны ачлык-ялангачлык,
Арттан калмый йөрде сөйрәлеп.
Хәлсез идек, азрак җил иссә дә,
Китә идек җирдә сөрлегеп.
Әнкәйләргә булыша идек без,
Чәчү чәчтек, урак урабыз.
Атлар җигеп, көлтә ташыр хәлгә,
Үсеп җитте, әткәй, балагыз.
Кыен сугыш елын имин үттек,
Күңел һаман көтте әткәйне.
Бала гына булсак та бит без,
Эшләп куандырдык әнкәйне.
Әти, абыйлары кайтканнарга,
Җиңелгәрәк килде анысы.
Безнекеләр генә кайталмады,
Йөрәкләрне ничек аңлыйсы.
Нинди була икән әти, диеп,
Әтиле йортларны барладык.
Без аларны капка асларыннан,
Читән башларыннан карадык.
– Әти! – дип бик әйтәсе килә дә,
Юк шул, алар кайтмый калдылар.
Әти дигәндә безнең күзләрдән,
Чишмә төсле яшьләр тамдылар.
Кырык бердә туган балалар без,
Йөрәк сыкрый күргәч ачысын.
Бездән соңгыларга һич теләмим,
Һич теләмик сугыш камчысын.
Җәүдәт Фәйзрахманов, Кышлау авылы
Фотода: 1941 елны туган хәбәрчебез Илсур Шакиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев