Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Кыйбат тора һәрбер иңрәү

Шигырь сөючеләр өчен!

Үткәннәргә ябышып ятмыйк әле, 
Кул селтик тә һич тә үкенмик. 
Киткәннәргә риза- бәхил булыйк, 
Калуларын берүк үтенмик. 
Нигә әле башны иеп көтү,
Өмет итү өлеш телемләп?
Яттан калган бәхет валчыкларын 
Җыю безнең өчен түгел дә. 
Тулы бәхетләргә хаклы бит без, 
Горур тотыйк башны, бирешмик! 
Үткәннәрне утка ягыйк җыеп, 
Сагыш белән, әйдә, килешмик. 
Яратмаган безне яратмасын, 
Сөя белмәгәннәр сөймәсен. 
Мәхәббәттә кайчак алдансак та,
Яратканга күңел көймәсен. 
Әрнүләре үтәр, елмайыйк та, 
Яраларны ямап, төз атлыйк. 
Үз бәясе була һәр гамәлнең, 
Яра салганнарга үч тотмыйк. 
Язмыш түләтә ул өстәп- өстәп, 
Кыйбат тора һәрбер иңрәү, зар.
Кирәк түгел яшәү үткән белән,
Исәп- хисапны да УЛ ясар! 
Рүзия Камаева 
13.05.19

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев