Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Үлеп бетеп көнләшә...

Шигырь яратучыларга.

 Кешегә һәрчак кеше кирәк, тик чын кеше дигәннәре сирәк... Мөнир Шакиров

Кеше кешесез торалмый,
Кешегә кеше кирәк.
Тик дөньяда шул кешенең 
Чын дигәннәре сирәк. 
Кайберәүләр дустың булып,
Синең сереңне чишә. 
Синең яннан читкә киткәч,
Ул синнән баулар ишә.
Кайберләре тормышыңнан 
Үлеп бетеп көнләшә.
"Тәтәй" бара калмыйм,- диеп
Көчсез килеш көрәшә.
Кайберләре бармак төртеп 
Көлеп кала артыңнан.
Синең кирәген чыкмаса
Дәшми китә яныңнан.
Кайберләре бик тиз оныта
Иткән яхшылыгыңны.
Кайберләре ашың ашап,
Эчә синең каныңны.
Кеше кешесез торалмый,
Кешегә кеше кирәк.
Тик дөньяда шул кешенең 
Чын дигәннәре сирәк.
Әнә шул сирәкләр кайчак
Сирәк булса да кирәк.

7.10.09. Гөлүсә Галимҗанова

Ф.Кадимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев