Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Мин гашыйк сиңа

Сезнең игътибарга.

Тыпыр-тыпыр килеп иртәдән үк 
бии тәрәзәдә көзге яңгыр. 
Әй, Көзбикә, беркатлыгың өчен, 
Саф булганың өчен яратамдыр. 

Шук тамчылар тәрәз пыяласын 
Назлап кына сыпырып үтәләр. 
Тамчыларның "тып-тып" җырын тыңлап 
сизмим төнне, җитә иртәләр. 

Сихрилеген өчен үз итәмдер, 
Шомлы кич тә бер дә өркетми. 
Көзне кара димә, күңелеңдә 
Кояш йөрт син, чыгар дип көтми! 

Моңсулыгың җәлеп итә мине, 
Син моңайсан, миндә җыр туа. 
Әй, Көзбикә, мин бит гашыйк сиңа, 
Сөюләрдән күңел тиз тула. 

Тыпыр-тыпыр килеп иртәдән үк... 
Кабат каләм алдым кулыма. 
Көзнең моңсулыгы ак кәгазьдә, 
Ә сафлыгы узар юлымда. 
Шул юлымда зинһар бул гына... 

28.09.18, Фәридә Хәсәнова

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев