Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Мин- синең “ Язмаганың”...

Мөмкинлеге чикле райондашыбызның иҗаты.

Син- минем “Язмышым түгел”,
Мин- синең “ Язмаганың”.
Гомер буе өметләнеп,
Китәргә базмаганым.
Син -бер очрашуны көтеп,
Гомерләр яшәрлегем.
Юллар аша, еллар аша
“Җаным”- дип дәшәрлегем.
Рәшәдән үргән хыялым-
Син- төшем өнемдәге.
Янымда булалмасаң да,
Өметем күңелдәге.
Шул очрашулар хакына
Сакла гына узеңне.
Мәхәббәтем һәм язмышым
Сыный гел дә түземне.
Син- минем “Язмаган ярым”
Мин- сиңа “Язмыш тугел”…
Ни дисәк тә, безнең сөю-
Һич тә “Бер ялгыш” түгел!

Рүзия Камаева,

Күшәр авылы

Фотода Рүзия бәйләгән пар аккошлар.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев