Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Моңлы бала булган

Шигърият

Моңлы бала булган Габдуллаҗан,
Халык көйләреннән моң алган.
Әгәр ул җырласа, күзләрдән дә,
Йөрәктән дә яшьләр агызган.
Яшьлегендә кайчан моңланса да,
Җырласа да таллар тын калган.
Күкрәгеннән ургып чыккан моңга,
Сандугачлар хәтта сокланган.
Кечкенәдән моңлы бала булган,
Нык яраткан халык җырларын.
Үксез моңлы була диюләрен,
Кабат раслый сыман җиһаным.
Үксез үссә дә ул барчабызга,
Кул җитмәслек алтын багана.
Алтын ничек үксез була алсын,
Алтын-алтын булып кала ла.
Беркайчан үксез булмады ул,
Моң чишмәсе – халкың яшәсә.
Халкым язмышыннан аерылгысыз,
Халкы белән яши янәшә.
Җәүдәт Фәйзрахманов, Кышлау авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев