Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Рәнҗетмәгез юкка!

Шигырь яратучыларга.

Усал телләр әйткән яман сүздән
Сыгылыплар куям кайчакта
Юри әйтә аның кайберләре
Белә торып ташлый учакка. 
Нәкъ сызлаган җиргә тозлар салып,
Тәмләп сораштыра үткәнне
Белә юкса ...искә алган саен
Авырырак була икәнне.
Бар андыйлар!
Адым саен хәтта...
Теле белән җанны телгәннәр.
Кешеләрнең кайгырганын күреп,
Йөзләренә карап көлгәннәр.
Юк көлмәгез!
Рәнҗетмәгез юкка!
Таштан түгел кеше йөрәге!
Иң куркыныч нәрсә бу дөньяда
Рәнҗеш арттан басып килгәне.
Кылдан нечкә күңел кылы гына
Өзә калсаң ялгыйм димә дә!
Бер аңларсың син дә вакыт җиткәч
Җан сызлавы ничек икәнне!
Шиһапова Гөлфия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев