Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Сабантуйлар мөбарәк булсын!

Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы

Сабантуйлар җитә, сабантуйлар...
Сабантуйга бирнә җыйнала.
Аеруча аны көтеп алган
Бала-чага ихлас куана.
Авылымның киләчәге алар,
Урам тутырганнар, күр әле.
Капка төбе саен туктаталар:
«Бу йорттагы байлар өйдәме?»
Арттан килә махсус бизәлгән ат,
Милли киемнәрдә — кыз, егет.
Гармуннарга кушылып җыр сузалар,
Авыл балкый нурга күмелеп.
Матур йолаларга бай тарихлы,
Милләтемнең бу — бер бизәге.
Һәр халык та яши күркәм булып,
Гореф-гадәт булса — үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Фэрхэт, молодец!