Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Сафа бабай васыяте

Миләүшә Маликова иҗатын хәтерлисездер. Элегрәк бик күп яза иде. Менә аның чираттагы язмасын да укып карагыз әле.

Көзге яңгырлы көннәр башланганчы гаражны тәртипкә китереп кайтырга дип җәяүләп кенә чыгып китте Сафа карт. Аяк астында кыштырдаган сары яфраклар тавышыннан үткән тормышы хакында уйланып барды.

Үзенең дә гомер көзе килеп терәлгән, ләбаса. Борылыштагы гараж почмагыннан чыгып торган итекләрне күреп, кайсы әрәм итеп ташлап киткән моны, дип шул якка борылды. Каршысында пәйда булган хатын-кыз мәетен күреп аздан гына йөрәге тотмады. Калтыранган куллары белән "Әстагыфирулла", дип,  кесәсеннән телефонын алып, милиция номерын җыйды. Картка тикшерүче криминалистлар килгәнче җинаять булган урыннан китмәскә кушылды. Ярты көн буе сораулар белән бимазаланганнан соң, гаражга да кермичә, кире өенә кайтып китте ул. Мәетне үз күзе белән күреп борчылганнан соң,  күңеле актарылып тикшерүнең ни белән бетәсен беләсе килде.

Көн дә килгән гәҗитләрдән, телевизордан карап хәбәрләр көтте. Ни өчен үтергәннәр соң бу кызны, кемгә зыяны тигән.? Кемнеңдер газиз баласыдыр, эзлиләрдер бичараны. Баланы югалту ачысы бик яман шул. Моннан егерме еллар элек, Сафаның да улы вакытсыз вафат булган иде. Бүгенгедәй хәтерендә, мәктәптән кайтып барганда исерек егет машинасы белән бәреп китте улын. Түрә малаена берни булмады, ә менә газиз баланы тиешсез урыннан чыккан, дип,  гаепләп эшне ябып та куйдылар. Шул чактагы хәсрәт-борчуларны күтәрә алмыйча, йөрәге тотып хатыны да бердәнбер уллары артыннан китеп барды. Дан-дәрәҗә байлык белән гади халык тиңләшә алмый шул. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Кеше рәнҗеткән түрә малаеның да гомере кыска булды, берничә елдан көчле наркотик кулланып җан-тәслим кылды...
Иртән килгән газетада Регина исемле кызның ике ай элек югалуы турында игьлан басылган. Җанына тынычлык эзләп тикшерүче Гариф янына китте Сафа. Күрше подьездда гына яшәсә дә, дуслыклары исәнләшүдән ары узмый иде моңарчы. Чыннан да гаражлар арасында табылган мәетнең югалган кыз Регина икәне ачыкланды.

Балалар йортында тәрбияләнеп хөкүмәт биргән фатирда яшәгән кыз. Ачык күңелле, аралашучан Регинаны бергә эшләгән иптәш кызы абыйсы белән таныштыра. Абый кеше төрмәнең төрле баскычларын үткән атаклы җинаятьче, мәкерле тозак корган. Кызны алдап төрле документларга кул куйдырып, фатирны үзләштереп тә куйган. Түләү кәгазьләре бүтән кеше исемендә икәнен күреп эшнең нидә икәнен сизә Регина. Егетне сөйләшергә чакыра. Бу вакытта җинаятьче фатирны өченче берәүгә сатып акчасын үзләштерә, чит илгә качарга билетлар ала. Ләкин кызны тагын бер кат алдарга дип очрашуга ризалык бирә.

Тукталыштан ерак булмаган гаражларга төбәп үзенең яңа машина алуын әйтә, шунда сөйләшербез, дип алдап алып керә һәм буып үтерә. Детдом баласын эзләүче булмас, дип качарга була. Иптәш кызы абыйсының ни дәрәҗәдә кансыз, комсыз җинаятьче булуын суд залында ишетеп, "Ах" итә. Регинаны абыйсы белән таныштыруына бик үкенә.
Сафа карт ишеткәннәргә уфтанып, авыр уйлар белән кайтып китә. Төпле карарга килеп,  үзе үлгәч, фатирны ятим балаларга калдыруын әйтеп, васыятьнәма яза.

Тумас борын ата-ана назыннан мәхрүм булган ятимәләргә аз булса да ярдәм итә алуына чиксез сөенә Сафа.

Миләүшә Маликова, Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев