Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Сары яфрак...

Җәүдәт Фәйзрахманов, Кышлау авылы

Сары яфрак...
Сары яфрак,
кызгылт яфрак,
Көзнең асыл бизәге.
Син соң бер дә
сизмәдеңме,
Буласыңны бизәгем.
Сары яфрак,
кызгылт яфрак,
Очадыр ла җилләрдә.
Тотып алып кочар өчен
Булгансың шул читләрдә.
Сары яфрак,
кызгылт яфрак,
Куенга ук кергәннәр.
Яраттыра белгәннәр бар,
Тормыш җаен белгәннәр.
Сары яфрак,
кызгылт яфрак,
Сарыладыр иңнәргә.
Узып барган бу гомерне
Сагынмыйдыр кемнәр дә.
Кемгә ничек?
Төн уртасы.
Белмим, төш күрдемме,
Уянып киттем,
өйдә тып-тын.
Күзем салган идем
тәрәзәгә,
Беркем йөрми,
урам шундый тын.
Тыр-тыр килеп
машиналар чапмый,
Ут яндырып йөрми
берсе дә.
Урам фонарьлары
күзен кысып
Якты нурлар сибә
күр­ше­дә.
Урам тын,
этләр өрми хәтта,
Песиләр дә йөрми ,
йоклаган.
Әйтерсең лә тормышның агышы,
Сабын күбегедәй шарт­ла­ган.
Һич күңел ятмый
бу тынлыкка,
Йөрәк дулый,
аңа ни кирәк?
Дөньябызга берни дә
булмаган,
Һич нәрсә юк,
бу нинди хикмәт?
Билгесезлек чорный
күңелемне,
Вөҗүдемне сагыш,
ут йота.
Тыныч тормыш халәтен бүген мин,
Кабул итмим,
никтер эч поша.
Тыныч көннәр җитми
берәүләргә,
Ахрызаманмы иңгән
кинәт.
Шаулы тормыш яме
минем өчен.
Күз алдымнан китми,
ул – зиннәт!
Яши алмыйм тып-тын
дөньясында,
Шау тормышта яшәп
каласы.
Шулчак күңеллерәк
үтә гомер,
Рәхәт икән
шаулы дөньясы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев