Шагыйрәбез Гөлүсә Батталовадан шигъри бүләк
АК КАЛФАК
Бөек татарымның ак калфагы
Дәверләрне кичеп чыныккан.
Мең ярасын эчкә йотып, халкым
Мәйданнарда билен ныгыткан.
Сандык төпләрендә вакыт көткән,
Хөрриятне көткән ак калфак.
Инкыйразлар бусагада булыр,
Ак калфакны беркөн югалтсак.
Ак калфак ул – Сөембикә рухы,
Милләтемнең керсез вөҗданы.
Ак калфагы, ак яулыгы белән
Саклап калган татар иманын.
Кара ягылмаган ак калфакка
Каралганда тарих, үткәне.
Ак калфакта – халкым йөз аклыгы,
Ак калфакта – өмет, көткәне.
Татарымның бүген үз йөзе бар,
Дөнья мөнбәрендә үз сүзе.
Ак калфакның исемен кем аклар соң,
Якламаса милләт үз- үзен?!
Татар эзләреннән чуарланган
Җир йөзенең алты кыйтгасы!
Тарих шавын горур кичкән көч ул –
Ак калфаклы татар кыйбласы!
Гөлүсә Батталова.
Фото Гүләсәнең шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев