шигърият
Табигатьне саклыйк!
Кошларга без бакчаларга
Җимлекләр элеп чыктык.
Суыкларда рәхәтләнде
Кызылтүш, песнәк, чыпчык.
Сыерчыклар очып кайта
Туган ягын сагынып,
Безнең ояларда алар
Сайрар канат кагынып.
Елгаларда бетеп бара
Бәртәч, чуртан һәм чабак.
Җәтмә, сөзгечне ташлыйк без,
Җитә бит безгә кармак.
Күп итеп агач утыртыйк
Булганнарын да кисмик,
Бөҗәк, җәнлекләргә тимик,
Чәчәкләрне дә өзмик.
Тирә-юньне чиста тотсак,
Тоярбыз без рәхәтен.
Табигать тә матураер,
Безгә әйтер рәхмәтен.
Кышка мәдхия
Ап-ак кар кояш нурында
Күңелләрне иркәли.
Суык борынны чеметә –
Кайтыгыз бар, өйгә, ди.
Юк, кайтмыйбыз, текә тауда
Тәгәрәшеп уйныйбыз,
Саф һавада әүмәкләшеп
Һич кенә дә туймыйбыз.
Кышка мәдхия җырлыйлар
Кызылтүшләр, чыпчыклар.
Бу манзара тәэсиреннән
Яшәрә карт-карчыклар.
И, гүзәл кыш, озакламый,
Ак юрганың ачарсың.
Күз яшләрең түгә-түгә
Безне ташлап качарсың...
Илсур ШАКИРОВ, Олы Мәңгәр авылы
Яшә, авыл
Фәрештәгә тиңләп җыр сузабыз,
Канатланып очкач күңелең.
Картын-яшен туган ягы тарта,
Туган җирнең иркен киңлеге.
Без бит монда тудык,аваз салдык,
Имезлеген каптык авызга.
Тәүге тапкыр тәпи атлап киттек,
Ник тартмасын безне авылга.
Көннәр буе урам чирәмендә
Чабып йөрдек ялан тәпиләп.
Качыш уйный идек ел әйләнә,
Аяклар да бетте чебиләп.
Каралты-кураларга кача идек,
Мылтык ясап сугыш уйнадык.
Һәр агачы, куаклары хәтта
Истән чыкмый, шунда качалдык.
Мәктәбендә укып буй үстердек,
Таралышты күпләр бик ерак.
Кайсысыдыр иркен кырны сайлап,
Корыч айгыр йөртте бик озак.
Фермаларда кызлар сыер сауды,
Кайберләре бозау карады.
Күңеленә ятыш эшне сайлап
Остараклар балта кайрады.
Йортларны да матур итеп салды,
Искитмәле карап туйгысыз.
Ул тәрәзә, капкаларны күреп
Мактап сөйлим, әйт бер тугры сүз.
Олы өлеш керттек туган җирдә,
Яшеллеккә күмдек авылны.
Көн, төн дими, һаман эштә булдык,
Яңгыр, кары дими, давылны.
Туган як ул оҗмах бакчасыдай ,
Яшьнәп торсын авыл кайчан да.
Оныкларың кайтып хозурлансын,
Яшә, авыл, яшә һаман да.
Җәүдәт ФӘЙЗРАХМАНОВ, Кышлау авылы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 август 2022 - 17:1518 августка һава торышы һәм ай календаре 18 августка һава торышы һәм ай календаре.9200
-
17 август 2022 - 16:05Әтнә үзәк китапханәсе коллективы һәм иң актив китап укучылар музейда экскурсиядә булдылар 17 август көнне Әтнә үзәк китапханәсе коллективы һәм китапханәбезнең иң актив китап укучы яшүсмерләре Күлле Киме авылындагы Сибгат Хәким музеенда экскурсиядә булдылар.14701
-
17 август 2022 - 14:14Кофеның фигурага зыяны бармы? Кофе шактый калориялы эчемлек булырга мөмкин һәм фигурага тискәре йогынты ясый ала. Бу хакта диетолог-кардиолог Юлия Панова сөйләде.8000
-
17 август 2022 - 13:00Татарстанда балалар өчен конкурс игълан ителде Татарстанда балалар өчен конкурс игълан ителде: «В 1 класс с ГТО».7400
-
17 август 2022 - 12:15"Бишенче тапкыр вакцина ясатам!" Заһидуллин Радик һәм Галимуллин Рәмис Әтнә больницасында кабат вакцина ясаттылар.13300
-
17 август 2022 - 11:05Волонтеры АО «Транснефть – Прикамье» помогли в проведении фестиваля деревенской культуры в Удмуртской Республике Волонтеры Удмуртского РНУ АО «Транснефть – Прикамье» оказали помощь в проведении VI Межрегионального фестиваля деревенской культуры «ГуртFEST». Мероприятие состоялось в Архитектурно-этнографическом музее-заповеднике «Лудорвай» Удмуртской Республики.4000
-
17 август 2022 - 10:30Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» завершили плановые работы на производственных объектах в трех регионах АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Республике Татарстан, Пермском крае и Самарской области. Цель – обеспечение бесперебойного функционирования инфраструктуры предприятия.4500
-
17 август 2022 - 09:20"Яшь велосипедчы" Дусым мәдәният йортында "Яшь велосипедчы" дип исемләнгән спорт уены узды.8300
-
16 август 2022 - 17:18Помидор маринадлау өчен берничә җиңел рецепт Бакчада помидорлар өлгерә башлады. Димәк, тозлы-әчкелтем ризыклар яратучылар өчен «урак өсте» җитте, дигән сүз. Помидор маринадлау буенча җиңел генә ике рецепт тәкъдим итәм.19600
-
16 август 2022 - 15:30"Бакчам тулы чәчәк-гөлләр!" бәйгесе дәвам итә "Әтнә таңы" газетасы редакциясе "Бакчам тулы чәчәк-гөлләр!" дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде.12201
-
16 август 2022 - 14:27Татарстанда тагын 97 кеше коронавирус йоктырган Татарстанда соңгы тәүлек эчендә тагын 97 кешедә ковид ачыкланган.9900
-
8 август 2022 - 10:11Ислам Шакиров, Иске Өҗем авылы
-
29 июль 2022 - 08:31Олы Әтнәдә чүп контейнерлары урнаштыралар
-
12 август 2022 - 08:03Новости «Агрополии»: добавили сервис просмотра «Паспортизация полей» ИС АПК РТ «Агрополия» – единая цифровая экосистема, собирающая данные с хозяйств, районов, информационных систем регионального и федерального уровней.23200
-
10 август 2022 - 08:19Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган, барлык мәйданның 16 проценты суктырылган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.21100
-
17 август 2022 - 15:21Почта бүлекчәсе ремонттан соң ачылаӘненең почта бүлегендә 14 апрельдән бирле ремонт эшләре барды.14000
-
12 август 2022 - 09:54Мөгезле эре терлек тиреләре кабул итәбез Телефон 89534083730,896255929346600
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.107200
-
16 август 2022 - 09:06Барыбер эләктергәннәр Ключи Сап авылында Лада Приора машинасын эвакуатор штраф стоянкага алып киткән.55701
-
15 август 2022 - 11:05Биш машина йөртүче штрафларны вакытында түләмәгән Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.44501
-
15 август 2022 - 14:10Әтнәдә Африка чумасы аркасында карантин кертелгән Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә.40000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика