Шүрәле дәвасы
Райлә Галиева
Минем апам барысын да табачак. Чын журналист бит ул. Ә чын журналист карашыннан бернәрсә дә читкә тайпыла алмый.
Тапса ул таба. Рәзинә апасы Рәсилә хакында уйлап үз алдына бу сүзләрне бер генә тапкыр кабатламагандыр.
Әйе, Рәсилә чынлап та үз һөнәренең чын остасы. Аннан берәү дә бернәрсә дә яшереп кала алмый. Әллә үткен күзләре, әллә сиземләве көчлеме язган сүзенең һәрберсе дөреслек юлыннан бара иде. Менә бүген дә ул шул дөреслек юлында. Тик монысы башкаларына караганда гаять тә җаваплы. Ул бу юлга үзенең халкы өчен түгел, ә иң якын кешесе – сеңлесе хакына бара. Аның юлы – тайга.
Табигатьне өзелеп яраткан сеңлесенә бер күрсәтәсе иде шушы якларны. Искиткеч гүзәллек, камиллек дөньясы бит бу. Гүя ул бүген әкиятләр җирендә. Бәлки дөресе дә шулдыр, 102 яшьлек әбисенең сүзләренә ышанып бара бит. Әбисенең генә сүзләре булса бәлки ышаныч зурырак та булыр иде. Тукта бу калын урман турындагы риваятьне иң беренче ул үзе интернет битләреннән эзләп тапты бит. Тапты да. Шаккатты. Безнең Тукай язган урман иясе – Шүрәле имештер шунда яши. Ну, ярар яши бирсен. Ә аның иң борынгы шүрәлеләрнең нәсел дәвамчысы, бөек галим икәнен кем белгән инде. Шул якларда яшәүче бер тешсез урман каравылчысымы? Шул шүрәле биргән төнәтмәләр ярдәмендә дәваланып 267 яшенә җитүенә дә, ышанырлыкмы соң? Әйе, бәлки Рәсилә үзенең алдынгы карашы, укымышлылыгы белән боларга ышанмас та иде. Тик әбисе дә бу сүзләрнең күпмедер дәрәҗәдә дөрес булуын исбатлады бит.
Сугышта югалган энесеннән килгән хәбәрне әбисенә үзе укыды. 70 елдан соң энесенең исән булуын белү, үзе бер могҗиза иде. Ә могҗизаның иң зурысы энесенең исән-сау булып үз күзләре ярдәмендә аңа хат язуы иде. Хат ахырында болай сәламәт булуына үзенең җонлы дустына рәхмәт тә укыган ул. Хатның адресы буенча интернет битләреннән эзли башлагач әнә шул тайга урманнары тирәсе икәнен чамалады. Менә бүген ул юлда. Соңгы ышаныч, соңгы өмет белән бара ул. Аның сеңлесе-дөньядагы иң кадерле кешесе бик авыр, сәер авыру белән шифаханәдә дәвалана. Дәвалана дисәң үк дөрес булмас. Шунда яши, шунда көн күрә. Яңадан-яңа технологияләр уйлап тапкан вакытта аның бердәнбер сеңлесенә дәва юк. Сеңлесе Рәзинә бер көнлек тормыш белән яши.
Ул үткәнен бөтенләй хәтерләми. Кояш тууга ул үзенең исеменнән башка, бүтән бернәрсәне дә исенә төшерә алмый.
Авызына судан башка бүтән әйбер дә капмый, гүя ул гөл. Кояш белән керфекләрен ача, көнгә соклана, салкын чишмә суы эчә, ә тәне бернидә сизми. Бүлмәдәшләре белән таныша.Үзе турында сорасаң берни дә әйтә алмый. Гүя җир өстеннән аның җансыз гәүдәсе генә сөйрәлә. Кичкә нәкъ кояш төсле әкрен генә бата. Бу чагыштыру бәлки кайберәүләргә сәер дә тоелыр, ләкин аның халәтен нәкъ шулай дип кенә атап була. Башта хәлсезләнә, аннан аралашудан туктый, әкрен генә урын өстенә ята һәм күзләрен йома. Бәлки сез аны зомби дип атарсыз. Ләкин бу дөреслеккә туры килми. Сеңлесе апасын яхшы хәтерли. Аның каләм иясе икәнлеген дә белә. Аны яратканын да аңлый. Ә менә кечкендән үк яраткан кошлар сайравын, матур җәйге табигатьне, җиләкле аланнарны гүя күрми, ишетми, белми. Хәй, ничек матур монда! Уйларына чумган Рәсилә кабаттан уянган кебек булды.
Йөзъяшәр имәннәр әкрен генә саба җилендә тирбәлә, куе йомшак үлләннәр селкенгәләп ала, җил-давылда сынган зур агачның кәүсәләре күккә караган, ә аяк астында нәкъ әкиятләрдәге сукмак. Үзе тар, үзе борылмалы, үзенең очы- кырые күренми. Менә ничә көн дәвамында бу сукмактан бара ул. Барган саен агачлар куелана, көн караңгылана. Сизә Рәсилә, инде Шүрәленең өненә дә күп калмады. Куе урманнан, монда яшәүче җанварлардан бер дә курыкмыйча һаман алга барса да, Шүрәле белән йөзгә-йөз очрашырга аның коты оча.
Көн үзәгенә җиткәндә яшәү корылмаларына охшаган нәрсәләр аның күзенә чалына башлады.
Агач башларына эшләнгән күзәтү ноктасы, аскарак йөрү өчен басмалар, ял итү өчен шалаш, агач төбендә кечкенә генә куыш.
Куышның ишеге яхшылап томаланган. Яшерә торган әйберләрнең шунда сакланганлыгы көн кебек ачык.
Рәсилә һәр минут кадерле икәнен исәпкә алып шул куышка юнәлде. Ишеген каерып ачып, тынчу ис чыкканын көтеп торды да, эчкә үтте. Баскычтан төшкән саен куыш зурая, биегәя барды. Бу инде кичә кич йоклаган төлке өне түгел. Бу кеше биеклегендәге нәрсә өчен кышын яшәү урыны иде. Идән-стеналар хайван тиреләре белән түшәлгән. Балчыклы түшәмнең бер кырыеннан кояш нурлары сирпелә. Рәсилә бу манзарага озак юанып тормыйча идәннән алып түшәмгә хәтле эшләнелгән шкаф төсле нәрсә янына килде. Елкылдап торган елан тиреләрен бер читкә этәреп, төрле зурлыктагы пыяла савытларга күз төшерде. Нәрсә генә юк монда. Белеме дә начар түгел икән моның. Бәлки сөйләшеп сорап алырга да булгандыр. Тик курку караклыкка караганда да көчлерәк иде шул. Әле бит ул сине ничек кабул итә? Үтерсә яки бөтенләй урманнан качарлык итеп куса, аны күрүгә үк, мөгаен, йөрәк ярыладыр. Юк, ул сеңлесенә кирәк. Менә эч авыртканга, яраланганда, ис сизү өчен, күзләр өчен. Тагын, тагын әллә нинди исемнәр. Рәсиләгә яшәү, терелү дигән сүз белән бәйле бер нәрсә кирәк. Тукта нәрсә дигән. Яшәү көче. Озынчарак кына савытта, кап-кара сыекчага нәкъ шул сүзләр язылган иде. Булган төнәтмәләрнең барчысына бер күз йөртеп чыккач, шушы булырга тиеш дип, Рәсилә аны муенындагы кечкенә букчасына шудырды. Тиз-тиз генә ишекләрне ябып кайтыр юлга борылды. Килгән чакта әкрен генә бар нәрсәгә игътибар белән карап барган Рәсилә сеңлесе янына очты гына. Аяк астында шарт-шорт сынган таяклар тавышы, агач башында саесканның кычкыруы бу тыныч якларга да кеше килеп чыкканын белгертәләр иде. Рәсиләгә хәзер барыбер, ул үзенең кайтып җитәчәгенә тулы ышана. Урман читендәге бер аланда аны вертолет көтеп тора. Әнә шуңа гына барып җитәсе бар аның. Шушы өч көн эчендә күргән авырлыкларын исәпкә алсаң, аңа анда барып җитү бернигә дә тормый. Менә ул куркынычсыз җирдә, вертолет эчендә. Аны гына көткәндәй инде алар югарыга күтәрелә башладылар. Шул вакыт Рәсиләнең күзе ул йөгергән яктан нәрсәнеңдер чабып килүен шәйләде. Бу Тукай әкиятләрендәге бер мөгезле, килбәтсез, ямьсез, кунагын үзе каршылый алмаган урман хуҗасы – Шүрәле иде.
Рәзинә кояш белән бергә әкрен генә күзләрен ачты. Озын чәчләре мендәр өстен сыйпап алдылар да, җилкәләренә таралдылар. Үкчәсенә тия язган ак өрфия күлмәгенең итәкләре башмагына риверанс ясады. Көннән-көн сула барган күзе белән ятак янындагы өстәлне барлады. Менә ул кичә апасы куеп калдырган дару. Нәзек-зәгыйфь куллары белән чәй калагына даруны тамызды. Бер йотым, ике йотым. Әчеме бу, баллымы – ул тәм сизми. Ул бары тик кушканны гына үти.
Аңа бүлмәдәге кемдер нәрсәдер әйтте. Әле ул уянып бетмәгән. Әле аның колагы ишетми. Апасы даруны яшерергә кушты. Ишек катындагы тумбочка тартмасына салыр ул аны. Менә урнаштырды да. Җансыз гәүдә ятагына таба борылды. Шул вакыт аның эчен нәрсәдер төртә башлады. Йомшак корсагына эчтән төрткән әйбергә шаккатып, күлмәген күтәрде. Нәрсә булыр бу? Ниндидер очлы әйбер.
Берсе башына басарга куша. Башына басты. Ямь-яшел әйбер күренеп тора. Нечкә бармаклары белән шул әйберне тартып чыгара башлады. Ал чәчәкләргә бөреләнгән яшел сабаклы үсемлек. Ничек ул шунда яшәдеме икән? Тукта авызында да тасма бар түгелме аның, аны да алырга кирәк. Рәзинә шулай дип уйлап авызындагы тасма кебек әйберне тарта башлады. Ак төстәге бу әйбер җебеннән тартылып сүтелгән кием кебек әкрен генә сүтелә барды. Ак тасма сүтелеп беткәч аның тагын эченә төртә башладылар. Тагын баягы кебек сабаклы ал чәчәк чыкты. Шулчак Рәзинәнең күзе тәрәзәгә төште. Ямь-яшел болынның агачлыклары эченнән ул аны күрде. Чем кара җонлы куркыныч бер нәрсә, апасы эзләреннән килеп аның күзләренә төбәлгән иде.
Әйе, курку, ярату, соклану кебек башка хисләрне оныткан Рәзинә бик озак карап торды аңа. Әйберләренә аның рөхсәтеннән башка кагылган кеше артыннан бик озак барды шул урман хуҗасы. Яхшы ис сизү белән бергә аңа җитезлек тә хас иде. Бер көн аерма белән куып җитте ул аны. Ә нәрсә тапты? Тәрәзәдән үзенә төбәлгән күзләрне. Тапты да шулар эченә чумды. Йөзе сулган, озын чәчле, ак күлмәкле хатын-кыз. Барлык авыруларны күзе белән бәяләргә өйрәнгән урман хуҗасы бу юлы да ялгышмады. Аңардан урланган төнәтмә шушы кыз өчен кирәген аңлады ул. Әйе, терелтсә бары ул гына терелтәчәк. Башка дәва юк.
Төнәтмәне кире урынына кайтарам дип килгән бу җан иясе, аны аңарда калдырырга булып кирегә борылды. Тик Шүрәленең йөрәген бу кыз яулаган иде инде. Аның белән танышу, тагын бер генә тапкыр аның күзләренә карау бар хыялына әверелде. Бу вакытта сәер авыру белән интеккән кызда беренче хис уянды. Аның барлык күңелен кызыксыну биләде. Менә санитарлар аларны ниндидер бәйрәмгә чакыра. Кыз бүлмәдәшләре белән бәйрәм карарга китте.
Кырыйдан караганда бу шифаханә бүтәннәреннән бернәрсә белән дә аерылып тормый иде. Шул ук корпуслар, шул ук озын биналар. Тик архитекторлар бөтен гомерләрен шунда үткәрергә тиеш булган кешеләр өчен чын табигать почмагы ясаганнар иде. Шуларның берсе чокыр эчендәге бина. Бу бинага җир асты юлы аша яки җир өстеннән – тәрәзә кебек кечкенә ишектән кереп була. Моның өчен ак чәчәкле, каен полосалары белән бар җирне ямьләндереп утырган бакчага чыгып таудан менәргә кирәк. Кызыксыну хисе уянган Рәзинә өчен бүген бар да яңа. Ул бу бакчага чыгу белән анда икенче хис булып – соклану баш калкытты.Нәзек билле чибәр каеннарга, ак чәчәккә төренгән тау итәкләренә, анда очып йөргән ал-зәңгәр күбәләкләргә сокланды. Менә алар бүлмәдәш өч кыз кечкенә тәрәзә ишекне ачып эчкә үттеләр. Эчке ягы циркка охшатып эшләнгән бу бинаның иң өстәге урындыклары янына килеп чыктылар алар. Шунда ук утырып та калдылар. Менә бер заманны бер-бер артлы уртадагы зур сәхнәгә уенчылар, биючеләр, төрле җәнлек-җанварлар агыла башлады. Шулар янәшәсендә ул тагын аны чем – кара, җонлы җан иясен күрде. Күрде дә коты очты. Рәзинәнең күңелендә өченче хис – курку хисе барлыкка килде. Күрде, сизде, сыкранды Шүрәле. Кыз аннан курка. Аңлау белән юкка да чыкты.
Сәхнәгә икенче тапкырында башка сурәттә күтәрелер ул. Ничә еллар дәвамында медицина өлкәсендә тәҗрибәләр үткәргән табигать баласы үз мөмкинлекләрен яхшы белә иде. Ап-ак чәчле бөкере, зур тешле, шадра битле сихерче кыяфәтенә керде ул. Керде дә берәү дә көтмәгән төрле серле әйберләр эшли башлады. Бу ямьсез кыяфәтле кешегә барысының да исе китте. Аны алкышлаулар, котлаулар башланды. Хәтта бер чибәр генә туташ аңа мәхәббәтен аңлатырга омтылды. Барысы да аның белән сихерләнгәннәр иде. Шатлыктан ыржайган аваз, һавада болганган куллар бөтенләй ят, башка иде. Тик күзләре генә элеккеге. Рәзинә аны күзләреннән таныды. Күңелендә дүртенче хис-хөрмәт хисе барлыкка килде. Шүрәле тын да алмыйча урындыклар арасыннан аның янына якынлашты. Каршысына ук утырды да зур – ат тешләренә охшаган тешләре белән елмаеп җибәрде. Рәзинә аның күзләренә караган да, бар дөньясын оныткан. Озын кармак кеби куллары аның бармакларына кагылуга бүген кичергән дүрт хис барысыда бергә кушылды: бөек көчкә кызыксыну, билгесезлек алдында курку, бу күзләргә соклану, аның олы йөрәгенә хөрмәт. Урман хуҗасы кызның күзләрендәге бу хисләрне аермачык күрде. Аның табигатьнең җанлы бер почмагы икәнен күңеле белән тойды. Бу кыз чын-чынлап табигать баласы иде. Әнә ул чишмәләргә юл ачу өчен ташны урыныннан кузгатам дип аяк-кулларын каната, инде килеп нәни кошчыкны коткара. Шүрәле кызның үткәнен экраннан караган кебек күзләреннән күрде.
Бу самими җанның бар сыктау-зарларын, бар авыруын үзенә алырга теләгәндәй әкрен генә иреннәренә кагылды, иреннәр-иренгә кушылды.
Нәрсәдер чытырдады, күз алдында йолдызлар биеште. Шул чак Шүрәле бер егеткә әверелде. Тамашачылар бу хәлне сихерченең яңа төр уены итеп кабул иттеләр. Тик гомере буена урманда яшәгән, табигатнең һәр тамчысына кадәр саклаган урман егете Шүрәледә, бу вакытта дүрт хис белән бергә янәшә, бишенче хис – сөю хисе бөреләнгән иде.
Рәзинә үзенең каршында утыручы чибәр егеткә, гүя, әһәмият бирмәде. Ул кагылган куллардан, иреннәрдән, күзләрдән нәрсәдер йөгерә, чаба башлады. Аның сул ягының күкрәк читлегендә нәрсәдер шашып-шашынып тибәргә тотынды. Кыз һәр мизгелне бар тәне, бар вөҗүде аша кичергән мәлдә, күңелендә бишенче хис – ярату хисе барлыкка килде. Табигать һәм табигать баласы аны кабаттан яшәргә, яратырга өйрәтү өчен әзер иделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев