Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Син дә юк, мин дә юк, буран да...

Гөлүсәнең яңа шигыре

Ышанма карларга, бу аклык
Вакытлы сөенеч дисең дә...
Ә минем кайчандыр кыш буйлап
Икәүләп йөгергән исемдә.

Исемдә... буранлы төн аша
Җаннарда табылган җылылык...
Ел да бер хис миндә: тәү кардан
Үткәнне үтенәм юксынып.

Беләм бит, югыйсә, үткәндә
Син дә юк, мин дә юк, буран да...
Вакытлы диюең хаклыдыр -
Көчем юк артыгын юрарга.

Тик телим язмыштан сорарга:
Кабатла ул төнге буранны!
Мин риза соңгыннан мең кабат
Ялгызым урарга урамны...

Буранны... Ул төнне... Хисләрне...
Сөюдән баш җуйган икәүне...
Алар бит бәхетле - белмиләр
Бу мизгел вакытлы икәнне...
03.12.2018.
Гөлүсә Батталова

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев