Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Сине Көтәм

Укып карагыз!

Күпме язлар
Күпме
Көзләр
Үтәр.
Ә йөрәгем
Һаман
Сине
Көтәр.
Берәм-
Берәм генэ
Хатирәләр
Сүтәр.

Үз чагылышын
Күзләр
Чит-ятларда
Эзләр.
Сынып
Сыгылганда
Өмет итәр.
Түзәр.

Бер җылылык-
Җан җылысы
Җитмәс.
Күңелем
Бүтән
Күз яшьләрен
Түкмәс.
Кимеп барган
Өмет
Барыбер дә
Бетмәс.

Күпме язлар,
Күпме
Көзләр
Үтәр.
Без кавышыр
Көн дә
Ахыр чиктә
Җитәр.
Ике ялгыз
Язмыш
Сөю белән
Бетәр.

Энҗе Хөсәенова.
13.11.2018

С. Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев