Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Сихерле чүмеч, яки котырган кайнананы ничек тынычландырырга?

Каенанама мине көчле, нык холыклы иткәне өчен зур рәхмәт. Әгәр дә ул булмаса, мин «җебегән Фирая» булып калыр идем.

Хәзер минем өчен бөтен ишекләр ачык, ә ябыкларын аяк белән тибеп ачам. Әйтәсе сүзне үземдә калдырмыйм: шартлатым йөзенә бәреп әйтәм. 

Кияүгә чыкканчыга кадәр кызны үз әнисе тәрбияләсә, туйдан соң тәрбия каенана тарафыннан дәвам ителә. Ничек кенә тырышсаң да, син гомерең буе эшләгән әйберне, дөрес эшләмәгән булып чыгасың. Табак-савытны дөрес юмаганмын, идәнне дөрес себермәгәнмен, өстәлне минутына биш сөртмәгәнмен һәм мин шуны белмичә яшәгәнмен. Ничек җир шары мине үзендә тотадыр!

Кыз чагында мондый усал һәм коры холыклы түгел идем. Әти-әнием мине назлап кына үстерде. Дөрес, үз әнием дә эшне бер генә тапкыр аңлата иде. Каршы сүз әйтсәм, шунда ук тузаннар очыра-очыра, үзе эшләп ата иде. Шуңа күрә, бу хәлне булдырмас өчен, эшне әйткәч үк эшләп куя идек.

Кияүгә егерме ике яшемдә чыктым. Каенанам бик шикләнде инде. «Бу кыз-бала, күз-башын акайтып, улыма ничек шулай яшь килеш кияүгә чыкты икән?» дип баш ваткан. Моның турында миңа авылның бер ышанычлы кешесе сөйләде. Үзем дә аның шкафыннан календарь тапкач, моның дөреслегенә инандым. Көннәр, атналар, айлар санап, ручка белән билгеләп барган, бичара. Туйдан соң ике айдан мин табарга тиеш булганмын. Әле үч иткәндәй, чыгып тора торган корсагым да бар иде. Әмма анысы майлы ризык ашаганга шул, әнкәй, җилбәзәк булганга түгел. Йөкле булмаганны белгәч, миңа сүз әйтмәде инде. Эченнән «эх» дип куйгандыр, иманым камил.

Кеше йортына аяк баскач, бик авыр булды. Киртәгә чыгып утырып елаганым истә. Ул авызга кергән тозлы күз яшьләре, ул борынга бәреп кергән тирес исе. Ни калган инде миңа анда кача-поса утырырга? Хәзер елыйсы килсә, шунда ук акыра-бакыра елый алам.

Каенананың ире күптән вафат булган. Аның турында сөйләргә яратмыйлар иде. Гаиләдә ике бала. Ирем һәм аның кияүгә чыкмаган апасы. Минем белән кечкенә генә бүрәнәле йортта без дүртәү булдык.

Беренче елны мин каенанама ярарга тырыштым. Көненә өч тапкыр ашарга әзерләдем. Һәр утырып ашаганнан соң, табак-савытны шунда ук юып куя идем. Әни: «Өстәлне җыймыйча калдырырга ярамый. Без өстәлдән торып киткәч, фәрештәләр канатларын җәеп, табынны саклап тора», – дия торган иде.

Файдалы эшкә өйрәткән икән сине әниең, дип, каенанам шуңа риза бәхил булып утырды. Аннары ул фәрештәләр ян-якка оча башлады. Чөнки өстәлгә ул хәмер ризыклар алып куйды. Анысы минем эш түгел, сөйләп тормыйм. Үземә кагылганын гына сөйлим.

«Аның кыланмышларына түзеп ятканыма үкенәм»

Ярты ел эчендә мин ябыктым. Чөнки күпме генә өйдә эшләсәң дә, эш һаман табылып тора иде. Әле мин балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаштым. Эштән соң, ашарга пешер, терлек кара, сыер сау. Әле каенананың колак төбендә «улымны ашаттыңмы?» дигән сүзләре пластинка кебек әйләнде дә әйләнде.

Иремнең әнисенә үз гомерендә бер тапкыр да каршы сүз әйткәнен ишеткәнем булмады (анысына башымны түбән иям). Каенана миңа каршы сүз әйткән очракта якламаганы өчен безнең аерым ятакта йоклаулар күп булды. 

Иремнең апасы – гаҗәеп дәрәҗәдә сәер хатын. Әнисенең итәгеннән егерме сигез яшендә дә аерылмаган. Өйдә бернәрсә эшләмәгәнен әйтеп тә тормыйм. Ә менә минем хезмәт хакыннан килгән өлешне кесәсенә сала белә иде. Үземә затлы туфли белән тагын бер кышкы «бәтинкә» алган идем. Икесен дә үзенеке итте. Башта бер генә киеп торырга сорады. Ә мин беләм: ул кигәч, миңа башка аяк киеме ярамаячак. Гәлүш кебек зураеп, формасын югалтачак. Каенана: «Саранланма, биреп тор кызыма, аның да сын-буй күрсәтеп, үзенә кияү табасы бар», – диде. Дистә аяк киемемне алды инде, ир-ат (ыфсё-таки!) кызлар аягына карамый, ахрысы.

Ирем көне буе колхозда эшләп йөрде инде. Кич белән күрешә идек тә, табын алдында салмак кына: «Ярар, өйдә тәртипме?» – дип сорый иде.

Аннары җыйнаулашып, каенананың  ярты сәгать буе дөньяга зарланганын тыңлыйбыз. Ничек аңа авыр, күңелсез, киленнең бәлешенең бәрәңгесе катырак иде һәм башкалар.

Азат (ирем) башын аска иеп, тыңлап утыра да, «Аллаһ әкбәр» дип, табыннан торып китә. Аннары, аягын аякка куеп, гәҗит укый башлый.

Көннәр үткән саен, каенана күркә кебек кабарынды, камыр кебек күперде – гомумән, теләсә-нинди метафора китереп була монда. Аның кыланмышларына түзеп ятканыма үкенәм.

Егерме ике яшьлек Фирая, син – «настоящий» җүләр. Хәзерге башым булсамы!

«Йөкле килеш өстәлгә басып, юкә мунчала белән агач түшәмне ышкый идем»

Бер елдан соң мин балага уздым. Токсикоз дигән нәрсә үтерә язды. Берара бөтенләй тамагымнан ризык үтмәде. Беренче йөклелек авыр бирелде. Ябык тәнгә зур корсак ябыштырып куйган шикелле күренә идем. Бәрәңгегә ике шырпы кадап куялар бит әле?.. Мин дә шул хәлаттә идем.

Көндәлек эш арасында, хәлем китеп, диванга утырганны каенана күргәч, «Нәрсә җәелдең? Эшләмәгән саен корсак зуррак үсә ул. Селкен бераз», – дип мыскыллады. Мин урынымнан сикереп торып, идән юа башлый идем. Җәй көне ызба юганым истә. Йөкле килеш өстәлгә басып, юкә мунчала белән агач түшәмне ышкый идем. Әле бер генә мәртәбә түгел, ә кат-кат. Хәзерге яшьләр моның авырлыгын күз алдына да китермәс инде...

Елый идем. Эшләгән эшемнең кадерен белүче, күрүче, рәхмәт әйтүче кеше бу йортта булмады. Җитмәсә, ул вакытта ирдән аерылырга оят иде. Авылда «ирдән кайткан хатын» дигән мәңгелек тамга астылар. Минемчә, «җүләр хатын» булганчы, «ирдән кайткан хатын» булу яхшырактыр. Бүген яшьләр аерылуны уйлап та бирми бит. Бар да үзе өчен яши. Алай кадерлерәк тә була ул. Алайса, «Кая китсен ул миннән!», «Кемгә кирәк ул!» дигән фикер белән яшиләр дә, хатынга карата тиешле хөрмәт күрсәтмиләр.

Каенана: «Мин үз вакытында бала караган инде, аркаңа булса да асып куй»

Кызыбыз тугач, кечкенә генә өйдә сыешмаганны аңладык. Азат белән яңа йортка күченү турында уйлый башладык. Моның турында каенана белгәч, бик тузынды. «Беркая да бармыйсыз! Минем дә онык карыйсым килә», диде. Азатка «Улым, китмәгез», дип ялварды. Кыскасы, каенана безне тагын җиңде.

Бер көнне ирем эштә булганда (апасы Казанда кибетче булып эшләргә киткән иде), каенана белән өйдә күзгә күз карашып калдык.

Миңа кичке аш пешергә кирәк булганга, баланы карап торырга сорадым. Берзаман күзен дә йоммый: «Мин үз вакытында бала караган инде, аркаңа булса да асып куй», –  диде. Бу сүзләрдән күзем маңгаема менде. Кулымда ничек чүмеч пәйда булгандыр, әмма ул басып торган якка бик матур гына очты. Чак кына иелеп калды. Башына эләккән булса, җәрәхәтсез калмас иде. Ходай саклап калды. Тик шуннан соң, каенананың миңа башка бер сүз дә әйткәне булмады.

Иремә дә зарланмады, канымны да эчмәде. Эчемнән «бигрәк бәрәкәтле чүмеч булып чыкты бу», дип уйладым. Безнең мөнәсәбәтләр яхшырды димим, әмма башка тавыш купканы булмады. Ул дәшмәде, мин сорамадым.

Балабызга ике яшь булгач, без барыбер ахыр чиктә күчендек, әлбәттә. Тик шуны гел уйлыйм – чынлап та нәрсә булган икән аңа ул вакытта? Үтерер дип курыкты микән? Нигә дәшмәде икән?

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев