Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Үтә гомер

Җәүдәт Фәйзрахманов, Кышлау авылы

Еллар ага елга
суларыдай,
Ярларыннан ташып
елганың.
Карап торам моңа
гаҗәпләнеп,
Күпме гомер калды,
Ходаем?

Саныйм әле,
саныйм гомерләрне,
Санамыйча һич тә
ярамый.
Эшләнәсе эшләр
калмасын дип,
Атлыйм, чабам
аңа карамый.

Кайберәүләр «Эш
бетмәс ул», – диләр,
Бездән  соң да кала,
качмый да.
Дөрес сүзгә җавап
юк, диләр бит,
Күңелемне болар
ачмый ла.

Гаҗәбе шул:
адәм гомер буе,
Тукта  җитәр
инде бит, дими.
Һаман байлык җыя
картайганчы,
Кемгә калыр болар
соң дими.

Саный-саный гомер
үтә көн дә,
Чиккә җиттек,
хәзер бабай без.
Гомер үза,
буын алмашына,
Ә без әле һаман
чабабыз.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев