Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Тагын очраштык

"Күңел чыңы" иҗат түгәрәгенең чираттагы утырышы булды.

Шимбә көнне төркемебез белән табигатькә чыктык. Күңелебез бу юлы табигатьтә аралашуны сайлады. Билгеле барыбыз да җыйналып бетә алмадык. Бу юлы  төркемнең WhatsApp та аралашучылары җыйналды.

Аларның да кайсы кайсы кайтып өлгерә алмады. Гөлүсә Батталова, Гөлүсә Галимҗанова, Фәридә Хәсәнова, Рүзия Камаева, Энҗе Хөсәенова, Рафис Сәләхетдинов, Раилә Нигъмәтҗанова, Сүрия Мингатина, Кукмарадан килгән каләмдәшебез Мәгефүр Закиров бергәләп өстәл артында аралаштык.

Тәм-том белән сыйлану, үлән чәе эчү, саф һава иҗат атмосферасы тудырды. Шигырьләр укылды, сорауларга җавап эзләнде. Киләчәккә планнар кордык.

Чираттагы очрашуны көз аеның берсендә булыр дип торабыз. Шигырьләр язсагыз, безнең белән аралашасыгыз килсә, миңа яза аласыз. Без Әтнәдә түгел, инде читтә дип ямансуламагыз, безнең төркемебездә ватсапта Казанда яшәүчеләр дә күп. Көн саен аралашабыз. Шигырьләрне бергәләп укып, фикер алышабыз. Үзебезнең Язучылар союзында булган шагыйрәбез Гөлүсә Батталова бар. режиссерыбыз  да үзебезнеке - Рафис Сәләхетдинов. Аның төпле фикерләре дә уйлата безне.

Безгә кушыла аласыз. Бергәләп иҗат итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бардык, күрдек