Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Тамчылар ни сөйли?

Мәрьям Бәйрәмова, Түбән Шашы авылы


Тамчылар ни сөйли кешегә,
Кемнең соң кемдә эше бар?
Бу заман һичберни аңламый,
Тик вакыт һаман да алдалый.
Тып та тып тама тамчылар,
Күңелне яралый тавышы.
Яшәргә никадәр вакыт бар,
Ә бездә кешеләр сагышы.
Балалар рәнҗиләр дөньяга,
Сугышта туганга рәнҗиләр.
Ә безнең күктә төн буе
Балкыйлар яп- якты энҗеләр.
Сугышта тамчылар тавышын
Басалар бомбалар, танклар.
Күпме җан ни өчен сугышып
Мәңгегә еракта калдылар.
Сугыштан соң тама тамчылар,
Әрни җан, күз яшьләре тама.
Нигә соң булмаска тиештер
Тынычлык бу якты дөньяда?!
Тып та тып тама тамчылар,
Сугышлар бетсеннәр дөньяда,
Бәхетле булсыннар балалар,
Сөенсен ул тапкан яшь ана!
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев