Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Тәгәрәп үкседем...

Яңа шигырь.

Һиндыба кыры 
Ашыктым! Ашкындым дөньяның читенә - 
Дәрьяга сыенып яшәргә төшләрсез. 
Баш җуйган чаклары күп булды, үтәр дип, 
Үземә кайтуым көткәнсез... көткәнсез... 

Күзләрем янганда ясалма утларда 
Җан качкан сыннардан җылылык эзләдем. 
Белмәдем! Белмәдем - риясыз яраткан 
Җаннарның тын гына соң көчкә түзгәнен... 

Мәңгелек доганы җил уңай пышылдап 
Көткәнсез: очканда Күгеңнән егылма! 
Кагылма - очам дип канаган тезләрем - 
Тәгәрәп үкседем һиндыба кырында. 

Һиндыба - цикорий 

03.08.2018 
Гөлүсә Батталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев