Әти
Илгиз Кадыров, Бәрәзә-Казан
Киттең, беттең...
Хәбәрсез югалдың...
Тик син истә, әти, һаман да.
Сөякләрең кайда аунап
калды,
Кайсы кырда, кайсы аланда?
Гомер буе әни көтте сине –
Егерме ике яшьтән
тол калып.
“Җиңү!” – диеп шәрран
кычкырсам да,
Сыкрап туктыйм аны
кызганып.
Кече улың – мин дә өлкән яшьтә,
«Әти!» – диеп бер сүз
какмадым.
Күкрәк тутырып медаль такканнарның
Йөзләрендә җәлләү
тапмадым.
Алар кайткач өлгер
хатыннары
Итәк тутырып бала үстерде.
Атлы ирләр үлән арбаларын
Изеп-таптап, тетеп бетерде.
Егерме сигез миллион
терелеп чыгып
Кулга кулны тотынып
бассалар.
Яу кырыннан
тайган-шылганнарны
Барысын бергә тотып
япсалар?!
Менә шунда булыр мәхшәр көне,
Ләгънәт сугыш
шунда күренер!!!
Ләгънәт сугыш,
Ник әтине алдың?
Бу хәсрәтем
кайчан сүрелер...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев