Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Әти кызы

Шигырь яратучыларга.

Кабереңә  килдем әле, әткәй!
Нихәл, диеп, башым иямен.
Сагындым бит, әти, жаным, диеп,
Алларыңа тезем чугәмен.

Вакыт бара. Анын hич эше юк.
Агып бара, хәтта, еллар да.
Бернинди дә дәва табып булмый,
Юксынудан туңган җаннарга.

Кабереңә килдем әле, әткәй!
Таныйсыңмы нәни кызыңны?
Иркәләче тик бер генэ тапкыр,
Башларыма куеп кулыңны.

Исеңдәме, алларыңа алып,
Үчти, учти иткән чакларың?
Була иде  кайчак, тыңламагач,
Шелтәләп тә куйган чакларың.

Хәтерлисең микән, әти, бәгърем,
Төшә идек икәү  болынга…
Тирләп- пешеп печән чаба идең,
Мин кубәләк куган чагымда.

«Әти кызы», диләр иде мине,
Минем өчен бу бит горурлык!
Ниләр тагын эшли алам икән,
Әти кызы булып калырлык.

… Кабереңә килдем әле,әти…
Сагынудан үзәк өзелә.
Бар җанымны сина бирер идем,
Курер өчен тагын бер генә!..

Ләйсән Гадеева  Шәйхетдинова
Казан  - Кышлау

Чыганак: http://ijat-rt.ru/әti/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев