Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Тиң түгел... (хикәя3)

3 өзек

Спектакль башланды. Язилә инә өстендә утыргандай утырды. Беренче тапкыр классының мәктәпкүләм чарасы, булдырырлармы? Булдырдылар! Залдагылар гөрләтеп кул чапты. Хәтта кырыс завуч та Язиләгә молодец диде.

Ләйләне машинага алып чыктылар. Шатланган иде бала! Яхшылап сөйли алмый торган телләре белән тәэсирләрен җиткермәкче булды. Аңа карап Язилә дә шатланды. Ләйләне өйгә илтеп килгәч, Язиләне дә китерде Илшат. Кыз урыныннан тора гына башлаган иде, егет кулларын тотты.

-Кермә инде, минем белән бераз гына тор, - диде Илшат.

-Көпә-көндез очрашырга, син нәрсә? Әсма апа нәрсә әйтә? - диде кыз.

-Алайса кич киләм, чыгасыңмы? - диде егет.

-Белмим, бу спектакль белән борчылып ардым, - диде укытучы.

-Чык инде үтенәм, - диде ул Язиләнең күзләренә карап.

-Бик армасам ярар, - дип кыз кереп китте...

Чиста, үтүкләнгән киемнәрен урындыкка элеп куйды да, терлекләр карарга чыкты егет. Эшне бетереп кергәндә Алсу керде.
-Сөйләшәсе бар Илшат. Сиңа соңгы вакытта нәрсә булды соң? Минем янга килмисең дә, һаман өйдә юк, - диде кыз.
-Әйе мин дә сөйләшмәкче идем Алсу. Әйдә араны өзек әле. Син әйбәт кыз, тик минем сиңа карата ярату юк. Шуңа алдап йөрисем килми, - диде егет.
-Ә кемгә карата бар? - дип сорады Алсу.

-Башкага карата бар. Мин аны гомер буе яратачакмын. Аның бер сүзе җитә, мин чабып барачакмын. Нәрсәгә сиңа шундый ир? - диде Илшат.

-Кем ул? Кем? - диде ярсып кыз.
-Вакыты җиткәч белерсең. Гафу ит, бергә очрашкан вакытлар өчен рәхмәт сиңа, тик берни дә эшләтеп булмый, - диде Илшат башын аска иеп.

Алсу елап чыгып китте. Егет гаеплелекне тоеп озак утырды. Тик алдау да дөрес түгел иде...

Караңгыда карлы юлларны ерып, сөйгәне янына китте. Үзе ике иске машинаны кушып җыйган автомобиль бит бу. Транспортка дисәң кулы килә Илшатның әйт кенә, теләсә нинди техниканы ясап куя.

Әсма апаның капка төбенә килеп туктады да, алгы бакчага кереп, тәрәз чиертә башлады. Әсма апа йоклый торган бүлмәнең тәрәзәсе генә булмасын. Бетерә уборщица апа, таягы белән сыдыра. Укыганда юган идәненнән узып йөрсәләр дә, швабра таягы эләгә иде.

Шөкер, Язилә тәрәзәсе икән. Форточканы ачты.
-Ардым Илшат чыкмыйм, йокларга яткан идем. Ник кенә борчып йөрисең икән? Әнә кызлар белән урам әйләнәсең килсә, клубка бар, - диде кыз иренеп.
-Клубтагылар кирәк булса монда киләмме инде? Чык инде Язилә, машина җылы, сиңа дип җылыттым, - диде егет.

-Ярар, тик бүтән болай килмә, соңгысы булсын, - диде кыз.
Киенде дә, Әсма апа бүлмәсен. карады кыз. Йоклаган. Иртә ята карчык, иртә тора. Аяк очларына гына басып урамга чыгып китте...

Карны шыгырт-шыгырт китереп чыкты Язилә. Машинага утыргач ук кисәтеп куйды:
-Озак тормыйм, ардым, иртәгә продленка башлана. Бер атналык. Аннан каникулларга шәһәргә китәм шөкер, - диде шатланып Язилә.
-Баргач теге егетең белән очрашасың инде әйеме? - диде Илшат ачуланып.
-Әйе очрашам. Ә син нәрсә теләдең? Каникулда да шушы караңгы авылда утырып торыр дип уйладыңмы? Юк, - диде кыз.
-Шул шәһәрне, егетеңне сөйләгәндә ачуымнан шартлар дәрәҗәгә җитәм, - диде егет.

-Сөйләячәкмен дә шәһәр һәм Рәфил минем киләчәгем. Ә син бернәрсәгә дә өметләнмә. Мин алдан ук дөресен әйтәм, сиңа авыр булса да әйтәм. Мин бу авылда гомердә дә калмыйм. Мин ир-атны бераз яратсын өчен аның белән сокланырга кирәк. Ә синең кайсы җиреңә сокланырга? Синең белемең дә, үз эшең дә юк. Гади тракторист булгангамы? Шушы караңгы авылда яртылаш иске йортта әниең белән торгангамы? Нәрсәгә сокланырга? - диде Язилә.
-Ә шәһәр егетенә сокланырга бармы? - диде ачуланып Илшат.
-Рәфил югары белемле, әти-әнисе укымышлылар, дәрәҗәле урында эшлиләр. Тиздән үз эшен ачмакчы була, - диде кыз.
-Аның каравы мин сине яратам, дөньяда бер кеше дә яратмаган кадәр яратам. Сиңа шул гына азмыни? - диде егет.

-Синең яратуың белән нишлим? Шушы авылның егете ярата дип монда гомер буе пычрак бутаргамы? Ә минем алай яшисем килми! Минем матур киенеп, биек үкчәле туфлиләрдә иремнең яхшы машинасында утырып йөрисем килә! Ачуланма турысын әйткәнгә, тик дөресен әйтмичә сине өметләндерәсем килми, - диде дә машина ишеген шап итеп ябып өйгә кереп китте.
Илшат башын тотып рульгә сөялде. Өметсезлектән, үзенең мескен халәтеннән нишләргә белмәде. Көч-хәл белән өенә кайтып җитте. Капка төбенә туктагач та озак утырды. Укытучы кыз дөрес әйтә ярату белән ерак барып булмый, дәртләнергә кирәк! Автотранспортныйга укырга керергә! Үз эшеңне ачарга тырышырга! Тик ничек итеп? Төне буе уйланды егет. Таң алдыннан гына күзләрен йомды...

·        Икенче көнне иртүк туганы Илнур янына кереп китте.
-Мин җәйгә автотранспортныйга укырга керәм. Ике машина җыясым бар, берсе әтинең искесе, берсен очсыз бәягә авариядән соң сатып алган идем. Шуларны җыеп саткач, арендага гараж алып мастерской ачып җибәрәсе иде. Кирәк булса йорт ремонтларга дигән акчаны тотарга туры килер. Син ничек уйлыйсың? Син минем беләнме? - диде Илшат.

-Охо, кем сине мондый идеяларга этәрде? Әәәә, теге укытучы кыз. Алсу булса сине гомердә дә болай җәберләми, нәрсәгә дә риза ул. Ә теге кыз синең башыңны ашаячак брат, ул безнең кеше түгел. Арын син аңардан! Син укырга кереп, үз эшеңне ачып аны яраттырмакчы буласың. Андый кеше җир себерсәң дә кадереңне белми, - диде туганы, чын күңелдән.

-Мин аны яратам Илнур, бик яратам. Каян гына безнең авылга направление биргәннәр. Йөри хәзер йөрәкне яндырып. Мин аны үземә каратыр өчен барысын да эшлим брат. Шәһәрдәге кәттә егетен дә онытыр, - диде егет.

-Белмим, бүрене бүреккә салсаң да урманга карый диләрме әле, - диде Илнур башын чайкап.

Туры сүзләре ачуны китерсә дә, Илшат шомырт күзне күрә алмыйча тора алмый иде. Ярар аның каравы дөресен әйтте. Ялганлап йөрми бит. Авыл кызлары кебек бер кочаклагач ук алдыңа егылып төшми. Горур, иркә, чибәр. Менә кемне ярата ул.
Паркта трактор ремонтлап кайткач, Язиләне продленкадан каршы алырга дип мәктәпкә китте.
Ул килгәндә кыз кайтырга чыккан иде.

-Кичәгедән соң мин сине килми дип уйлаган идем. Горурлыгың юк икән, - диде кыз чыркылдап.

-Миндә горурлык чиктән ашкан, тик сиңа булган ярату барысын да җиңә, - диде егет.

-Нинди генә көчле мәхәббәт соң ул синдә? Әллә сезнең авылда гына шулай особенныймы ул? - дип рәхәтләнеп көлде укытучы.

-Мин әлегә син әйткәннәр белән риза матурым. Дөрес әйтәсең, минем хәзер бернәрсәм дә юк. Тик булыр. Ә син монда укыткан вакытта булса да минем белән очрашырга рөхсәт бир. Мин сине күрмичә түзә алмыйм, - диде ялынып егет.

-Шәһәрдән дә, Рәфилдән дә көнләшмәсәң ярар. Миңа синең белән вакыт уздыруы ошый. Тик пожалуйста бернәрсәгә дә претендовать итмә, просто бергә вакыт уздырабыз. Алайса бу караңгы авылда саргаеп бетәм мин, - диде кыз.

Мондый җылы сүз чыккач, Илшат сөйгәнен кулына күтәреп алды, зыр-зыр әйләндерде..

Урамны яңгыратып көлде кыз. Көчле, чибәр ир-егетнең аңа табынган кебек йөрүе күңеленә рәхәтлек бирә иде. Ә Илшат шушы яңгыравыклы көлүне һәркөн ишетер, йомычка кебек гәүдәне кулларында йөртер өчен әллә ниләр бирергә әзер иде. Янганын, бәхетсезлеккә атлавын да сизмәде...

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев