Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Түшәгемдә ялгыз төн уздырам

Шигырь яратучылар, сезнең өчен.

Бер җылы сүз көтәм әле синнән,
Җаным өши, салкын күңелем..
Түшәгемдә ялгыз төн уздырам,
Назлар өчен юк бит беркемем...
Күпме еллар үткән сөю көтеп, 
Тыным белән җылытып түшәкне.
Тәнгә җылы керер иде әле,
Нишләтәсе менә йөрәкне???
Йөрәк дисәң инде хәтере калыр,
Үтәли җил йөри сызгырып.

Челтәрләнгән боздай үрнәкләрнең,
Бизәкләрен бозып, туздырып.


Фәрдия Төхфәтуллина, Күәм авылы

Г.Мөхәмәдҗанова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев